Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Марат Җәббаров: тармакта тулаем продукция күләме 242 млрд. сумлык булыр дип көтелә, җитештерү индексы 103,6% тәшкил итәчәк

    Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

    Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

    Хезмәт хакы   нинди ул -   кызыктыра  торганмы яисә  пассивмы   - ахыр  чиктә, хезмәткәрләрнең хезмәт нәтиҗәлелеге, аларның  эшкә  мөнәсәбәте һәм тулаем  республика икътисады шуңа  бәйле, диде   Марат Җәббаров. Аның  фикеренчә,  хуҗалык эшчәнлеген  нәтиҗәле  алып бару  өчен  җитештерү генә аз әле,  ә аны  оста  итеп сата  белергә дә кирәк,  ә бусы  инде  җитештерелә  торган  продукциянең  сыйфатына  турыдан-туры  бәйле.  

    Быелгы  ел  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен  узган елардагыга  караганда уңышлырак булды,  дип әйтсәк  тә  була.   

    «Тулае  продукция  күләме    242 млрд. сумлык  булыр,  дип көтелә,  ә җитештерү индексы    103,6% тәшкил  итәчәк, - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. – Продукция сатудан  акчалата  керем  узган  елга  караганда    15%ка артыграк булачак һәм ул     119 млрд сум  тәшкил  итәчәк.   Тармак икътисадындагы  уңай  динамика  хезмәт хакын  узган  елга  караганда   11%ка арттырырга  мөмкинчелек  бирде».

    Марат Җәббаров хәбәр итүенчә,  республика АПКсында  соңгы  10 айда  уртача  хезмәт хакы    26,5 мең сум булды, азык сәнәгатен  дә кертеп,  шул  исәптән  авыл  хуҗалыгы  буенча    - 24,9 мең сум, бу уртача  республика  икътисадыннан    69%  тәшкил  итә. 

    Идел  буе  федераль округы  төбәкләре  арасында  республика уртача  хезмәт хакы  буенча  14 төбәк  арасыннан  4  нче  урында  тора,  аннан алда    Пенза, Мари Эл, Мордовия. Шул  ук  вакытта  быел  республика  2   урынга  алгарак  чыкты. 

    Авыл  хуҗалыгы тармагында  өстәлгән бәяне  арттыруның  төп  чыганагы  хезмәт җитештерүчәнлеген  арттырудан  гыйбарәт, ә бу  инде  җитештерелгән  товарның  бер хезмәткәргә  туры  килә  торган  саны.  

    «Бер хезмәткәргә  500 сумнан  аз гына артыграк акчалат керем алып, мәс., Әгерҗе  һәм Кама Тамагы  районнарында,  ай  саен 25 мең  хезмәт хакы  түләп  булмый,  әле  бит  салымнар да,  көндәлек эшчәнлек  чыгымнарын  да  түләргә кирәк», - дип  сөйләде   министр.

    Ул  уртача  хезмәт хакы 1,5 мәртәбә  арткан  районнарга  аерым  тукталды,  мәсәлән, Мөслим муниципаль районында  мондый  үзгәреш районга  инвестор килгәч барлыкка килә.    Биредә  белгечләрнең  айлык хезмәт хакы   70 мең  сумга  кадәр  җитә,  ә   механизаторларныкы   – 36 мең  сум. 

    Кайбер  районнар  эре    инвесторларсыз да  бик  калышмыйлар,  болар     Әтнә, Балтач, Саба  районнары.    Аларның  хезмәт хакы  динамикалы  рәвештә  үсә һәм район икътисадының  башка өлкәләреннән күпкә калышмый,  бу  инде  хуҗалыкларның  эчке  резервлары  белән  яхшы  эшләүне  күрсәтә.  

    «Авыл  хуҗалыгына ярдәмгә    цифрлы   технологияләр  килергә  тиеш, аларны  гамәлгә кертү  уңай  нәтиҗә  бирәчәк һәм  оператив исәпкә алу,   һәм хезмәт  җитештерүчәнлеген  арттырачак», - диде  Марат Җәббаров. Ул  мисалга  Биектау  районының «Соватех» ҖЧҖендә үсемлекчелек  өлкәсендә цифрлы   продуктның  гамәлгә кертелүн китерде.   Бу  продуктның  техник  мөмкинлекләре   чыгымнарны  киметергә, ягулык-майлау  материалларын, орлыкларны,  ашламаларны контрольдә  тотарга мөмкинлек  бирә,   нәтиҗәдә, җитештерелә  торган  продукциянең  үзкыйммәте кими, бу   инде  механизаторларның  хезмәт хакын    50 мең  сумга  җиткерергә  ярдәм  итә. 

    Арча  районында   («Возрождение» (“Яңару”) ҖЧҖендә) терлекләрне  ашатуны  оештыру   буенча цифрлы  программа гамәлгә кертелгән. Терлек  азыгы  эләшүдәге  механизаторның  айлык  хезмәт хакы  оклад  рәвешендәге  төп  өлештән һәм норматив  таләпләрне үтәүгә бәйле  премиядән тора һәм ул    56 мең  сумга  кадәр  җитә. 

    «Спас, Апас һәм Балык  Бистәсе  районнары  вәкилләренә  мөрәҗәгать   итәм     -  сез  хезмәт хакы  буенча  болай  да  инде бик  артта  барасыз һәм аны  арттыруга  да  омтылмыйсыз, узган  еллар  дәрәҗәсендә  кала  бирәсез. Кайбер  хуҗалыкларда  хезмәт хакы  буенча  хәлләр  тагын  да  күбрәк  аерылып  тора,   район эчендә  икеләтә   аерма күзәтелә. Шул  ук  вакытта  артта  калучыларда  бернинди  хәрәкәт  күренми», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

    Аның  сүзләре  буенча,  хезмәт өчен  түләү  системасын  эшләгәндә  түбәндәге    принциплар  алынырга  тиеш: хезмәт өчен  түләүнең башкарыла  торган  эшләрнең  характерына  туры  килүен  тәэмин  итү,    АПКда эшләүнең  абруен арттыру һәм  кадрлар потенциалын  саклап калу.  

    Үсемлекчелек  тармагында, хезмәт өчен түләүнең  төп  төреннән тыш,    кызыксындыру  һәм  компенсацияләү  характерындагы  өстәмә  түләүләр  дә  кулланыла.  Мондый  алым  Яңа  Чишмә, Биектау  районнарында  нәтиҗәле  кулланылды.  

    «Тиешле  дәрәҗәдәге хезмәт хакы   – иң яхшы  стимул, төрле  ышандырулардан  100  мәртәбә  нәтиҗәлерәк», - дип белдерде   Марат Җәббаров.

    Ул  шулай  ук, агросәнәгать комплексы хезмәткәренең  абруен күтәрү  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы” конкурсы  үткәрелә, диде, 2019 елда   приз  фонды  25 млн. сум иде,  республиканың  500  иң  яхшы  комбайнчысы  премияләр  алдылар. 

    Тармак  белгечләре  өчен  ел  саен  “Һөнәри осталык конкурсы”  үткәрелә,      «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы  агроном», «Иң яхшы  икътисадчы» номинацияләрендә  АПКның 100 иң яхшы  белгече   100әр мең  сум  премия  белән  бүләкләнәләр.   

    «Әлбәттә, тармакта  уртача  хезмәт хакы    республика буенча уртача  хезмәт хакыннан  калыша, әмма  моны  икътисад буенча  уртача  дәрәҗәгә китерү   өчен  эшне дәвам  итәбез, моның  өчен  булган  бар  административ  куәттән файдаланырга  кирәк  булачак, - диде   Марат Җәббаров. – Әлеге бурычны  тормышка ашыру  өчен  бу  атнада  без “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” базасында икътисадчыларның  һәм    бухгалтерларның  квалификациясен  күтәрү  курсларын үткәрдек.    Уку программасына  хезмәт җитештерүчәнлеген  арттыру,  хезмәт  процессларын  нормалаштыру,  хезмәт өчен  түләү  системасын  камилләштерү курсы  кертелгән  иде,   бу  укуларны авыл  хуҗалыгы  оешмаларыннан  130 икътисадчы    узды».

    Агросәнәгать комплексының барлык  икътисадчыларны  шул   программа  аша  укыту  планлаштырыла.  

    2020  елның  1  гыйнварыннан  хезмәт өчен  түләүнең    минималь  күләме  (МРОТ) үзгәрүгә  бәйле  рәвештә, бигеләнгән МРОТ нигезендә   тариф  ставкаларын  арттырып,  җитештерүнең  барлык  тармакларында  куллану  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан хезмәт өчен  түләү буенча  күрсәтмәләр  эшләнде  һәм  районнарга  җиткерелде.    Бу  хезмәт хакын  арттыру юнәлешендә  эш алып баруга  ярдәм  итәчәк.    

    2020  елның  беренче  кварталы йомгаклары  буенча,  язгы  кыр  эшләре  башланыр алдыннан  тәкъдим  ителгән  күрсәтмәләрне  хезмәт хакын  исәпләгәндә куллануга  карата  күчмә  мониторинг  уздырылачак.    

    «Районнар  башлыкларыннан һәм хуҗалыклар  җитәкчеләреннән  әлеге күрсәтмәләрнең  үтәлешен һәм куланылуын  тикшереп  торуларын  сорыйм,   шул  ук  вакытта,  уртача  хезмәт хакын  арттыру һәм хезмәт хакын  вакытында  түләмәүләрне булдырмау  кебек  өстенлекле  күрсәткечләргә бәйләп, дәүләт ярдәме  бирү тәртипләренә  үзгәрешләр  кертү  буенча Министрлык  тарафыннан   “юл картасы” эшләнүен  дә  истә тотарга  тәкъдим  ителә.   Хезмәт хакын  вакытында  түләмәү фактларын  бетерү  чараларын  без  бергәләп  аерым  контрольгә алырга  тиеш,  бигрәк  тә,  яңа  ел  бәйрәмнәре  алдыннан», - диде  Марат Җәббаров.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: