Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Май бәйрәмнәрендә район автоинспекторлары исерек шоферлар артыннан контрольне көчәйтте

    Май бәйрәмнәрендә район автоинспекторлары транспорт чаралары белән исерек килеш идарә иткән шоферлар артыннан контрольне көчәйтте.

    Сюрпризлар бәйрәм алды көнендә, правасыннан колак каккан килеш автомобиль белән идарә иткән ханымнан башланды. Инспекторның: "Сез, машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы тәмамланмыйча, руль артына утырырга ярамавын белмисез мени?" дигән соравына каршы ул: "Белә идем лә, тик миңа барырга кирәк иде", - дип җавап бирде. Шушы ук төнне район дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре бернинди документсыз алкоголь продукциясе алып кайтучы машинаны тоткарлады. Иртәнгә таба туктаткан автомашинада киселгән тимер торбалар булуы ачыкланды. Алар өчен дә шоферда тиешле документлар табылмады. Хәзер алар белән тикшерү органнары шөгыльләнә.

    Май аеның беренче дүрт ял көнендә транспорт чарасы белән идарә иткән дүрт шофер тоткарланды. Һәм аларның барысы да күрше Башкортстан Республикасыннан булып чыкты. Ютазы районы яшәүчеләренең салган килеш руль артына утыру соравына соңгы арада бик җитди караулары шатландыра.

    Хәзер исерек хәлдә машина белән идарә иткән яисә медицина тикшерүе узудан баш тарткан шоферга 30 мең сум штраф салына һәм ул ел ярымнан алып ике елга кадәр правасыннан колак кагуын, шундый ук хокукны кабаттан бозган өчен 50 мең сум штраф һәм траспорт чарасы белән идарә итүдән өч елга мәхрүм ителү турында тагын бер кат искәртүне кирәк дип табам.

    Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән төзәтмәләр транспорт чарасы белән кабаттан идарә иткәнгә һәм кабаттан медицина тикшерүе узудан баш тартканга, шулай ук юл-транспорт вакыйгасыннан соң алкоголь кулланганга җинаять җаваплылыгы билгели. Бер елдан азрак вакыт эчедә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән яисә транспорт чарасын башка исерек бәндәгә биргән өчен җаваплылыкка тартылган шоферлар 2015 елның 1 июленнән башлап 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр яисә бер елдан ике елга кадәр булган керем күләмендәге штрафка җәлеп ителәчәк. Альтернатив җәза - 480 сәгатькә кадәр мәҗбүриле эш яки ике елга кадәр ирексезләп эшләтү яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү. Исерек шофер гаебе аркасында кылынган авариядә бер корбан була икән, 2 елдан 7 елга кадәр, ике һәм аннан күбрәк кеше һәлак булса, 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Депутатлар шулай ук юл кагыйдәсен бозган шофердан автомобильне, ул аның хуҗасы булу-булмауга карамастан, конфискацияләү тәкъдиме белән дә чыктылар. Мондый алымны Белоруссиядә 2013 елдан башлап кулланалар һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗәсе дә начар түгел - исерек килеш руль артына утыручылар саны елдан-ел кими.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: