Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Мәктәп яны лагерьларын хәзерләү буенча районара күзәтчелек бүлеге киңәшмә үткәрде

    Мәктәп яны лагерьларын ачу һәм яңа уку елына мәктәпләрне хәзерләү уңаеннан Ютазы районы буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

    Киңәшмәдә мәгариф учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү персоналыннан башка махсус радиоканал аша районның бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенә объекттагы вакыйгаларны тапшыручы махсус комплекслар урнаштыру соравы тикшерелде. Бүлек начальнигы урынбасары Марат Бадрыев җитәкчеләр дикъкатен янгын куркынычсызлыгы турындагы Федераль закончалыкта булган үзгәрешләргә, мәгариф учреждениеләрендә очрый торган янгын куркынычсызлыгына хас тәртип бозуларга җәлеп итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: