Мәктәпләрдә язгы каникуллар 23 марттан башланачак.
Укучылар дәреслекләр һәм дәресләр турында 31 мартка кадәр онытачак. Әлеге сроклар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының киңәш хатында күрсәтелгән. Шуны исегезгә төшерәбез, әти-әниләрнең күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча, быел министрлык бердәм каникуллар календаре тәкъдим итә. Алар республиканың барлык районнарында бер үк вакытта барган очракта, бу балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә уңайлы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз