Мөгътәвәр Яркаев: «Командир булалмам, әмма шофер булырга тиешмен»
Кәрәкәшле авылында яшәүче Мөгътәвәр Яркаев 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны торак җирлекләр белән эшләү бүлеге башлыгы Зөлфия Әминева котлады. Мөгътәвәр Кашбулхак улына иң яхшы теләкләрен җиткезеп, истәлекле бүләк һәм юбилей медален тапшырды. Котлауларга Кәрәкәшле авыл җирлеге секретаре Эльмира Ямалиева да кушылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 90 яшьлек якташыбыз район кунакларын капка янында ук каршы алды, җылы карашы, ягымлы елмаюы белән сәламләде. Чын мәгәр, үз яшен һич кенә дә бирмәссең аңа. Авыруларсыз булмый, билгеле, әмма ләкин ир узаманының хәтер-сөйләменә чыннан да таң калырлык. Якты-иркен йортка үтәбез. Биредәге уңайлык-пөхтәлекне булдыручы — Мөгътәвәр аганың хәләле, педагог-ветеран Алена Камил кызы (сүз уңаеннан, ул легендар якташыбыз Мирфатыйх Зәкиевнең сеңелесе). Ирле-хатынлы истәлекләргә бирелә. Тормыш итү — кыр аша узу түгел, дигән мәкаль бар. Үткән юлларга күз салуга, юбиляр үзе үк тормыш иптәше белән 60 ел гомер кичерүләренә, 40 елдан артык хезмәт стажы булуына гаҗәпләнә кебек.
— 8 нче сыйныфны тәмамлагач, производствога эшкә урнашырга булдым, — дип сөйли Мөгътәвәр Яркаев. — Мәктәптә укытучыларны игътибар белән тыңлый идем, ә менә дәфтәр-дәреслекләр булмады. Ютазы сәнәгать комбинатына вакытлыча эшкә урнаштым. Биек-Тау янындагы тауда акбур чыгару цехы бар иде. Соңрак авторотага урнаштым. Паспортым юк иде. Әмма ләкин үземнекен иттем — армиягә кадәр шунда эшләдем. Польшада дәүләт элемтәсе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Без «Мәскәү-Берлин» линиясен хезмәтләндердек.
— Сез үскәндә, гаиләгез зур идеме?
— Дүрт бала үстек.
— Ачлык та күргәнсездер инде?
— Әлбәттә, бөтен ил кебек, без генә түгел, — дип җавап бирә юбиляр. — Сугыш башлангач, әтине фронтка алдылар. Ул Ленинградка эләкте. Блокада вакытында тыныч халык кына түгел, хәрбиләр дә ачлыктан күпләп үлә. Әти хезмәт иткән часть аэродромны хезмәтләндерә. Әгәр дә солдатларның кайсысыдыр аз пай белән канәгать булмавын белдерсә (ә бу кибәк катыш 200 грамм ипи була), командирлар өч адым алга чыгарга боералар һәм шунда ук атып та үтерәләр… Әти белән дә чак кына булмый кала ул хәл. Еновкадан бер фронтовик, сугыштан соң ул урман сатуда эшләгән, бервакыт сөйләгән иде, әтиеңне атып үтерә яздылар, мин аны якладым, дип. Мишәрләр рус телен яхшы белгәннәр бит, мөгаен, ышандыра алгандыр… Ләкин әтием барыбер исән калмый. 1942 елда тәмам йончыгудан вафат була ул. Хаты да килгән иде, анда ул: «Чәйнәрлек нәрсә булса, тагын өч көн түзә алыр идек», — дип яза. Безнең авылдан Ленинград фронтында унике кеше һәлак булды. Ике кеше исән-сау әйләнеп кайта — берсе Акбаштан, икенчесе Кәрәкәшледән.
Якташыбыз армия хезмәтендә машина йөртергә өйрәнергә карар итә. Өйгә кайткач, төпле һөнәргә ия булыр өчен. Әнисенең сәламәтлеге начарлана. Егет гаиләдә иң олысы, таянычы. Димәк, үзеңә генә ышанырга кирәк. Кыюлыгын җыя да, командирга сүз куша: «Мин рус телен гаскәр белән җитәкчелек итәрлек дәрәҗәдә белмим, ә менә автотранспорт белән идарә итә алачакмын». Ышандыру көченә ия була егет. Шулай итеп Яркаев армиядә шоферлыкка укый. Армия сафларыннан кайткач, ялгызак булып озак йөрми, 1963 елда өйләнә.
— Кәрәкәшле янында Зәйпә авылы бар иде, — ди Алена Камил кызы, — Мин шуннан. Әни белән әтиебезнең биш баласы булган. Әти фронттан кайтмады, Ржев янындагы каты сугышларда һәлак булды… Балачакта әтидән килгән хат белән чабып йөргәнемне хәтерлим. Хатларны саклап кала алмаганнар, кызганыч… Мөгътәвәрнең әнисенең сеңелесе, Сәхибкамал жингәй, миңа туган тиешле. Аның ире — әбиемнең бертуган абыйсы. Ул Кәрәкәшледәге кибет каршында яши иде. Күрәсең, алар азмы-күпме муллыкта яшәгәннәр. Әти сугышка киткәндә, аңа васыять әйткән: балаларым сиңа берәр үтенеч белән килсә, битараф калма. Ашаталмасаң, эчер. Салкын су булса да… Акбаш мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләгәндә, ул һәрвакыт янына чакырып ала иде, минем язмышымда катнашуны үзе өчен мөһим дип санагандыр күрәсең. Сөйләшкәндә еш кына Мөгътәвәрне дә искә ала иде…
Ничек кенә булмасын, Яркаевлар гаилә кора, һөнәрле була, үз йортлары белән муллыкта яши. Якташыбызның хезмәт юлы туган автотранспорт предприятиесе белән бәйле. Өстәвенә, ул һәрвакыт әүдем гражданлык позициясендә була. Аллаһы аларга үз балаларын бирмәгән. Ләкин балаларсыз да яшәмәгәннәр. Уртак көч белән хуҗалыкта эшләү, бердәм гаилә булып өстәл артына утыру — биредә бу һәрдаим гадәти гамәл санала. Менә Мөгътәвәр Яркаевның юбилеена да төрле шәһәрләрдән күпсанлы туганнары җыела. Күркәм бәйрәм көнен Азнакай рестораннарының берсендә билгеләп үтәләр. Тату гаиләнең ныклы тамырлары һәм дустанә «үсентеләре» өчен куанырга гына кала. Һәркемгә дә насыйп булса.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев