Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мотоцикл белән хокуксыз идарә итәргә ярамый

Атналык киңәйтелгән киңәшмәдә төрле бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре узган атнадагы эшчәнлек турында хәбәрләделәр.

Узган атнаның оператив хәле чагыштырмача тыныч булды. Русия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча участок бүлекләре башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, 11 юл-транспорт һәлакәте, биш талау, бер урлашу, алты яралау очрагы теркәлгән, ике гаилә низагы һәм ДАИ линиясе буенча 60 беркетмә төзелгән. Сүз уңаеннан, юллардагы хәвефсезлек турында. Район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең соңгы утырышында каралган мәсьәләгә тукталды: ике балигъ булмаган мотоциклчының әти-әниләренә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина әлеге мәсьәләнең шактый җитди булуын, күпчелек район халкының бу хәлгә җавапсыз каравын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, мотоцикл белән хокуксыз идарә итәргә ярамый. Әгәр хокукларда А категориясе күрсәтелгән булса, А1 һәм В1 категорияләреннән мотоцикллар йөртергә мөмкин. Мопедларны закон буенча теләсә кайсы категория хокук ияләре йөртә. Машина йөртү таныклыгыннан тыш, мотоциклчыга тагын ике документ кирәк: транспорт чарасын теркәү турында таныклык (СТС) һәм гамәлдәге полис (ОСАГО). Әгәр тикшерү барышында мотоциклчыда бу документлар булмаса, инспектор закон буенча 500 сум штраф салачак, ә мотоцикл штраф тукталышына эвакуацияләнәчәк.

Югарыда бәянләнгән, ата-аналары административ җәзага тарттырылган балигъ булмаган балаларга килгәндә, икеләтә аянычлы хәл. Хокуксыз килеш моторлаштырылган автотранспорт белән идарә итү генә түгел, өстәвенә исерек тә булганнар. Скутерлар, мопедлар һәм мотоцикллар йөртүчеләр китереп чыгарган аварияләр үсеше ике тәгәрмәчле транспорт чарасы белән идарә итү кагыйдәләрен көйләүче законнарның шактый кырыслануына китергән. Ягъни, һәр машина йөртүченең мопед яки башка моторлы автотранспорт белән идарә итү хокукы булырга тиеш. Бу хакта һәм исерткеч парлар тәэсирендә «руль әйләндерү»нең рөхсәт ителмәве турында ата-аналар, бигрәк тә балаларның әтиләре җитди сөйләшү алып барырга тиешле. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тотылу һәм штраф түләү — бу әле аз югалтулар белән котылу дигән сүз. Шул ук вакытта мондый тәртипсез кыланышларның шактый аянычлы нәтиҗәләргә китерүе дә бик мөмкин…

Киңәшмә барышында көн кадагындагы башка актуаль мәсьәләләр дә тикшерелде. Аерым алганда, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова хәбәрләгәнчә, теләге булганнар, шул исәптән тулы хезмәт коллективы белән дә, шимбә көннәрендә 8дән 13 сәгатькә кадәр диспансеризация үтә ала. Мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов дәүләт йомгаклау аттестацияләре нәтиҗәләре турында тулы мәгълүмат бирде. Бу хакта гәзитнең киләсе санында укырсыз.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев