"Наско-Татарстан" акционерлык җәмгыяте янындагы территориясе чәчәккә күмелде.
Иминиятләү кампаниясе директоры Елена Квашнина сүзләре буенча, алар эшне ландшафт дизайнеры һөнәрманлыгына ышанып тапшырганнар һәм үкенмәгәннәр. Барлык утыртылган куаклар һәм чәчәкләр ныгып, үсеп киткән. Беренче көннәрдә өч тапкыр су сибәргә туры килгән, хәзер сирәгрәк. Бүгенге көндә әлеге күркәм участок урыссулыларның күзләрен сөендерә.