Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ни өчен Урыссу электр-механика заводында штат кыскартканнар

    Электр-механика заводы позицияләреннән чигенми Кайчандыр Урыссу электр-механика заводының производство күрсәткечләре аның төп заказчысы - "Челтәр компаниясе" белән бәйле иде. Әмма ул объектив сәбәпләр аркасында төзелгән партнерлык мөнәсәбәтләренә "хыянәт иткән".

    Шуңа күрә узган ел ахыры предприятие өчен катлаулы булган, бу, үз чиратында, беркадәр штат кыскаруга - өйрәтелгән белгечләр белән "хушлашуга" китергән. Әмма дөрес менеджмент һәм грамоталы җитәкчелек аркасында бүген кулдан ычкындырылган позицияләр тулысынча кире кайтарылган. Производство күләме - ике сменада эшләгәндә, 80 данәгә кадәр комплектлы трансформатор подстанцияләре (КТП) тәшкил итә.
    - Без конкурсларда актив катнашабыз - электрон сәүдә мәйданчыкларына үз продукциябезне куябыз, - ди завод директоры Айгөл Сәлимшина. - Безнең предприятие продукциясе һәрвакыт көндәшлеккә сәләтле булды, тиешле сыйфат стандартларына җавап бирде. Шуңа күрә безгә Төньяк-көнбатышның, Көньякның, Себернең һәм Уралның челтәр компанияләре белән килешүләр төзергә мөмкин булды. 2017 елга тендерларда да катнашабыз.
    Шуны исегезгә төшерәбез, Урыссу электр-механика заводы төрле модификациядәге комплектлы трансформатор подстанцияләрен ремонтлауда профильләшә. Предприятие продукциясе нефть-газ чыгару сәнәгатендә, авыл хуҗалыгы производствосында, төзелеш мәйданчыкларында киң кулланылыш таба. Һичшиксез, подстанцияләр Россия кулланучысына исәпләнгән. Алар объектның техник характеристикаларын һәм төбәкнең климатик үзенчәлекләрен исәпкә алып җитештерелә. Барлык чыгарылучы продукция сертификатлы. Биредә шулай ук идарә станцияләре щитларын, автоматик резерв кертү шкафларын, автоматлаштыру системаларының шкафын һәм щитларын җитештерәләр.
    - Безнең стратегия булып элеккечә иң алдынгы техник таләпләргә җавап биргән югары сыйфатлы җайланмалар җитештерү кала. Моннан тыш, без хезмәтләр спектрын киңәйтү һәм техник хезмәт күрсәтүне камилләштерү өлкәсендә эшлибез, - дип сүзен тәмамлады Сәлимшина.
    Бүген районның яшь предприятиеләрнең берсендә 105 кеше хезмәт куя. 2007 елның февраленнән хезмәт куючы электр-механика заводы үзен комплектлы трансформатор подстанцияләре базарында үзен күрсәтте. Ә аның күп санлы дипломнары һәм грамоталары - көндәшлеккә сәләтлелекнең һәм җитештерелгән продукция сыйфатының ачык мисалы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: