Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Әнисә Минһаҗева ютазылыларга үзенең иҗат җимешен тәкъдим итә

    Көз

    Салкын көзләр килеп җитте,

    Кояш нуры сүрелде.

    Урман-таулар, басу-кырлар

    Сары төскә төренде.

    Җилгә яфракларын коя

    Бакчада алмагачлар.

    Кояш елмаеп тормагач,

    Сайрамый сандугачлар.

    Җылы якка очып китте

    Кыр үрдәге-казлары.

    Ятим калган урман күле

    Кабат көтә язларны.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: