Россиянең 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр чемпионаты финалын үткәрү хокукына гариза бирүе кампаниясе кысаларында 10 марттан 24 апрельгә кадәр "Һөнәр" иншалар һәм рәсемнәр конкурсы уздырыла. Иҗади эшләр 10 марттан 3 апрельгә кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак һәм үз эшләрен августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылачак WorldSkills Competition-2015 чемпионатында Россиянең заявка делегациясе составында тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылачак, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән worldskillsrussia.org сайтында танышырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз