Һөнәрләрендә иң яхшылар
Җомга, 16 ноябрь көнне, Бәйрәкә авылында төзелә торган спорт комплексы базасында ташчылар һәм штукатур-малярлар арасында һөнәри осталык бәйгесе узды.
Районда "Иң яхшы штукатур-маляр" номинациясендә Зәмдирә Гусамова ("Электросоединитель" ААҖ) җиңү яулады, Зилә Нуретдинова ("Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ҖЧҖ) икенче урынга лаек булды, Наталья Филиппова ("РегионСтрой" ҖЧҖ) - өченче. "Иң яхшы ташчы" номинациясендә Әхсән Фаздуллин ("Электросоединитель" ААҖ) пьедесталның беренче баскычына күтәрелде, Илсур Кашафетдинов ("МегаСтройСервис" ҖЧҖ) икенче урынны яулады, Назир Галиев ("Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары заводы" ҖЧҖ) - өченче.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз