Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Очрашу заяга үтмәде

    Үткән атнада район башлыгы Марсель Шәйдуллин Ютазы муниципаль районының иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм дин әһелләре белән очрашты.

    "Түгәрәк өстәл" артында җыелган иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм дин әһелләре арасында җанлы әңгәмә үтте. Район башлыгы иң элек районның социаль-икътисадый үсешенә, алга куелган бурычларга, өлкәннәр бәйрәме декадасына тукталды. "Сез район халкы белән тыгыз элемтәдә торасыз, власть белән ике араны тоташтыручы кешеләр. Халык мәнфәгатьләрен яхшы һәм тирәнтен белүчеләр дә", - диде ул.
    Очрашуда урамнар яктыртылышы, чүп түгү машиналары графигын тотрыкландыру, коммуналь уңайлыклар өчен түләү буенча сорауларын комиссия оештырып ачыклау, яшьләр, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан чаралар үткәрү, аларны уздыру формасын үзгәртү тәкъдимнәре яңгырады. Район хастаханәсендә күз табибы булмавы да бик борчый иҗтимагый оешмалар вәкилләрен. Кайнар суга тарифның ни өчен югары булу соравы да читтә калмады. Җылылык энергиясенә тариф Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Карары нигезендә раслана. Ул исә 2010 елның 30 декабре Карары нигезендә 566,40 сум/гкал тәшкил итә. Бистәдә яшәүчеләрне элекке агач эшкәртү комбинаты территориясендә нинди төзелеш баруы кызыксындыра, дигән сорау яңгырады. Хәзерге вакытта анда Урыссу электромеханика заводын ки-ңәйтү өчен реконструкция бара, һәм киләчәктә бу районның социаль-икътисадый үсешендә әһәмиятле роль уйнаячак. Анда бүген елына 600 КТП җыйналса, киләчәктә аның куәте 1500 КТПга җитәчәк, дигән җавап алынды.
    Очрашуда, шулай ук, агымдагы елның бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителүе уңаеннан, Урыссу бистәсендә барельеф урнаштыру, бистәдә автобус маршрутын яңадан торгызу тәкъдимнәре яңгырады.
    Иҗтимагый оешмалар вәкилләре районның 20 еллыгы уңаеннан бик күп эшләр башкарылуын билгеләп узып, республика, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. "Бистәбез эстетик яктан матурлана, кешеләр өчен күп эшләр башкарыла, без моңа бик шатбыз", - диделәр алар. Район башлыгы М. Шәйдуллин йомгаклау сүзендә мондый очрашуларның бик кирәкле булуын һәм киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде. очрашуда катнашучыларга истәлек билгесе итеп районыбызның 20 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапны бүләк итте.

    Иҗтимагый оешмалар вәкилләре очрашудан соң Урыссу химия заводына экскурсиягә юнәлделәр. Аларны каршы алган заводның генераль директоры В. Матвеев 40 гектар мәйдан биләүче завод тарихы белән таныштырды. Ул завод эшчәнлеге, аның таләпләре, җитештерүчәнлеге турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар кеше теленә кергән "исләр" юклыгын, продукциянең ябык сыемнарда саклануын, тулысынча технология үтәлешен үз күзләре белән күреп ышандылар. Мондый тәртипне, чисталыкны бер производствода да күргәнебез юк иде әле, дип ассызыкладылар алар. Дөрестән дә, эшчеләр өчен бөтен уңайлыклар бар биредә - туклану блогы, душ бүлмәләре, медицина хезмәтеннән тыш, сәламәтлек өчен файдалы процедуралар алу, эшчеләрнең киемнәрен юу бүлмәсе - болар барысы да завод коллективы өчен тудырылган. Предприятие белән танышу беркем өчен дә бушка узмады. Килүчеләр үзлә-рен һәм бистәдә яшәүчеләрне борчыган сорауларга тулы җавап ишетә алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: