Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев чәршәмбе көнне районның иҗтимагый оешмалары һәм сәяси партияләрнең җирле бүлекчәләре лидерлары белән очрашса, икенче көнне ул максатчан юллама белән төрле югары уку йортларында укучы студентлар белән әңгәмә корды. Ике очрашу да җанлы үтте һәм аларда җыелучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.