Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Оренбург төбәгендә ютазылылар чыгыш ясады

    Инде менә дүртенче ел рәттән Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә Ютазы районы делегациясенең милли бәйрәмебез Сабан туен уздыру күркәм традициягә әйләнде.

    Орскның тарихы бай

    Караңгы төнен юлга чыгып, иртәнгә кадәр бару тәмам ялыктырса да, бәйрәм рухына күмелгән Орск каласы безне колач җәеп каршы алды. Тәмләп иртәнге чәй эчкәннән соң, шәһәр буйлап экскурсия кылдык. Орскны иске һәм яңа шәһәргә бүлеп Урал елгасы ага. 1735 елда нигез салынган шәһәрнең иң бөек ноктасы булып саналган Преображен тавында шул елларда ук инде чиркәү төзелгән. Аның территориясендә дини гимназия эшләп килә. Районның башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Ильдар Хаҗиев чиркәүгә район исеменнән бүләкләр тапшырды. Һәм төрле диндә булган халыкның бердәм, тату булып яшәүләрен теләде.

    Экскурсиябез Орск шәһәре мәчетенә юл алды. Шуны әйтергә кирәк, шәһәрдә милләтләр саны буенча беренче урында руслар, икенче урында казахлар булса, өченче урынны татарлар алып тора. 250 мең халкы булган калада шундый күркәм мәчет күрү безнең өчен куаныч булды. Безне урамнан ук саф татар телендә исәнлек-саулык сорап каршы алдылар. Бүләкләр алышканнан соң, мәчет территориясендә булган мәдрәсәне дә күреп чыктык.

    Иске шәһәрдән яңа шәһәргә "Туган якны өйрәнү" музеена да кереп чыкмый булдыра алмадык. Музей экспонатларга бай, шуның өстенә әле күптән түгел генә үзенең юбилеен да уздырган икән. Шул уңайдан музейда "Миңа синнән бүләк" исемле яңа бүлек ачылган. Шул бүлектә алдагы елларда Ютазы районыннан бүләк ителгән экспонатларны күреп күңелебез тагын бер кат куанды. Агымдагы елда да ютазылылар буш кул белән килмәде. Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләреннән саналган калфак һәм камзул бүләк иттек.

    Төбәкнең байлыгы һәм горурлыгы

    Инде менә дүртенче гасыр рәттән Оренбург өлкәсе хатын-кызлары җылы мамык шәл бәйлиләр. Әлеге якның тагын бер үзенчәлекле атрибуты - ул яшма. Әлеге минерал Оренбургтан кала, Урал, Алтай, ерак Австралиядә чыгарыла. Бу төбәктә чыга торган металлның үзенчәлеге шунда ки - аның 250 төсе бар. Төрле төстәге яшма үзе үк бер картина тудыра ала.

    Сабантуйга да килеп җиттек

    Бәйрәм көндезге бердә ук башланып китеп, шәһәр халкын чарага чакырып, милли татар моңы еракларга китеп таралды. Орск шәһәрендә эшләп килүче татар-башкорт милли когрессы әгъзалары- артистлары чыгышын тыңлау шәһәр халкына гына түгел, үзебезнең районнан килгән артистлар күңеленә дә хуш килде. Сәхнәгә Ютазы районы артситлары күтәрелде. Тирә-юньне нурга, моңга күмгән "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызларын һәм егетләрен шәһәр халкы инде беренче генә тапкыр күрмәүләрен һәм сагынып көтеп алуларын яшереп кала алмады. Орсклыларны тәбрикләү өчен сүз алган Илдар Хаҗиев аларның һәрберсенә исәнлек-саулык теләде, милли рухны саклап яшәүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Шәһәр мэры Виктор Франц шәһәр халкына шундый күркәм бәйрәм оештырганнары өчен ютазылыларга ихтирамын белдерде һәм әлеге аралашу озак елларга сузылсын иде дип сүзен йомгаклады.

    Районыбыз мәдәният йорты артистлары, һәвәскәрләр һәм "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле куйган Сабантуй концерты, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар орсклылар күңеленә, һичшиксез, хуш килде. Шулай булмаса, киләсе елда да сезне көтәбез, дип озатып калмаслар иде алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: