Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Подгорныйдан Фатыйма Мәннанова 90 яшьлегенә котлаулар алды

    Күптән түгел Подгорный авылында гомер кичерүче Фатыйма Мәннанова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

    Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр көр күңелле әле. Өстәвенә, ул ялгызы гомер кичерә: аңа кияүгә чыгарга, гаилә корырга мөмкинлек тумый. Дөрес, аның янына һәрвакыт якында яшәүче туганнары килә. Фатыйма апа - тумышы белән Бәйрәкә авылыннан. Аның әти-әнисе өч баласы белән Подгорныйга 1936 елда күченгән. Ачлы-туклы яшәгән гаилә биредәге Урыссу совхозында хезмәт көненә берәр килограмм икмәк бирәләр дип ишетә. Өйләрен калдырып, алар яңа урынга үзләренең аяныч хәлен төзәтергә китәләр. Чөнки өлкән уллары инде җиденче сыйныфта укый - тулысы белән эшкә сәләтлелек яше. Фатыйма өченче сыйныфта укыган була. Шуның белән мәктәп турында онытырга туры килә - совхозда эшче куллар бәядә була.

    - Икмәк бирмәделәр, - ди мәкаләм герое, - ә эш белән артыгы белән тәэмин иттеләр. Мин яшелчәчелектә, мал азыгы кухнясында 30 ел эшлдем. Ат җигеп эш башкардым. Ничектер, әле сугышка кадәр, безне - ике кыз, ике ир бала, бер бабайны - Чистайга ягулык алып кайтырга җибәрделәр. Без икешәр ат җиктек һәм җиңел арбаларда юлга чыктык. Юл озын булды. Яланда төн кундык. Егетләр әйбәт иде, безне атларга су эчерер өчен ничек аларны туарырга кирәклеген өйрәттеләр. Ахирәтем Наҗия турыкайларны бер-берсенә бәйләп җибәргән һәм чак кына бәла булмыйча калды: берсе алга чыккан, икенчесе - артта, шулай әллә кая кадәр барып җиткәннәр. Ярый әле малайларның берсе, Михаил исемлесе, ярдәм итә алды. Наҗия ул вакытта: башка беркайчан да озын юлга чыкмам, хет үтерсеннәр, үлемнән курыкмыйм мин, дип кабатлап барды. Кыю иде. Төнгелеккә, качып китмәсеннәр өчен, атларның аякларын йөгән белән бәйләдек. Кайтыр юлда малайлар бәйләгән ике атның йөгәннәре сүтелде дә (осталыклары җитмәгәндер күрәсең) атлар кайтыр юлга чабып китте. Моннан соң безгә калган атларга атланып кайтырга туры килә.

    Алга таба әлеге егетләрнең икесе дә фронтка китә. Берсе дә туган авылларына әйләнеп кайтмый. Наҗияны да язмыш аямый. Ул ат җигеп эшли һәм гаиләсенә алып кайтыр өчен бер капчык ашлык яшереп куя. Тотылмам, дип уйлагандыр, күрәсең. Ләкин күрәчәге булгандыр, үзенә артык ышанган кызны тоталар һәм биш елга хөкем итәләр. Карьерларда таш чыгару кебек каторжан хезмәте үз эшен эшли - кызның аркасына таш төшә. Җәрәхәт тирәнгә үтеп керә. Аны ике ел төрмәдә тоткач, азат итәләр. Яралы кыз өйләренә кайткач, озак та тормый, дөнья куя.

    Ни өчен кияүгә чыкмадыгыз, дигән сорауга, Фатыйма апа үзенә хас турылык белән: каян аласың инде ул егетләрне бөтенесенә дә, сугыш кырды бит, - диде. Әтисе белән әнисен карый, аларны соңгы юлга озата. Тагын ул ун ел дәвамында балалар бакчасының ясле төркемендә эшли. Ә нарасыйларны әле узган гасырның 70нче елларында ук бакчага җиде айдан биргәннәр. Ана назына Фатыйма юмарт була. Юбиляр бүгенге көндә дә язмышыннан зарланмый, һәр көннең таңын куанып каршы ала, якыннары һәм авылдашлары белән аралашудан юаныч таба. Мәннанованы олуг юбилее белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы, социаль яклау бүлеге вәкиле тәбрикләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: