Республиканың традицион, шартлы рәвештә "Полиция Кыш бабае" дип аталган пиар-акциясе районда 18 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр узды.
Әкият персонажлары костюмнарын полиция бүлеге хезмәткәрләре кигән иде. Кыш бабай ролен бүлек стажеры Р. Ногманов башкарды, Кар кызы - балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Р. Ханнанова. Әлеге әкияти дуэтны полиция участогы уполномоченные И. Сафин озатып йөрде. Акция барышында социаль яктан имин булмаган, аз керемле гаиләләрдә яшәгән 30 балага йомшак уенчыклар, татлы бүләкләр һәм киемнәр тапшырылды. Район буенча сәяхәт итеп, Кыш бабай белән Кар кызы Урыссу бистәсендә, Бәйрәкә, Ютазы, Байлар һәм Урал авылларында булдылар.