Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 10 ел эчендә Татарстанда барлык өлкәләрдә дә 100 программа һәм проект гамәлгә ашырылган

    10 еллык эшнең нәтиҗәсен Татарстанның һәр кешесе тойды. Яңартылган хастаханәләр һәм яңа мәктәпләр, балалы гаиләләргә ярдәм, спорт объектлары, республиканың һәр районында парклар, скверлар, сыйфатлы юллар – болар барысы да үсеш программаларын һәм ярдәм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә булдырылды.

    Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын башлады. Капиталь ремонт узган йортларда Татарстан халкының яртысы диярлек – 1,9 миллион кеше яши. Капиталь ремонт программасы дәвам итә – ел саен 1000нән артык күп фатирлы йорт төзекләндерелә. Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары Татарстан халкына уңайлы шартларда яшәү мөмкинлеге бирә.

    #ПрезидентМиннихановның100Программасы #100ПрограммПрезидентаМинниханова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: