Көзге каникуллар чорына ЮХИДИ "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы игълан итте.
Бу чорда автоинспекторларның гамәлләре балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары санын киметүгә юнәлтелгән. Аерым игътибарны алар балаларның транспорт юлында скутерларда һәм мотоциклларда күренүләренә, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юнәлтәләр. Юлга чыкканда, транспорт йөртүчеләрнең дә игътибарларын көчәйтүләре зарур.