8 августта ДОСААФ территориясендә "Автоледи" бәйгесенең район этабы узачак.
Конкурста катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобиль йөртү күнекмәләрен белүгә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә алуга көч сынашачак. Район этабында җиңүчегә район намусын Казанда 23 августта узачак республика бәйгесендә якларга туры киләчәк.