Балалар район Думасы депутатлары район халкына шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте.
Өлкән яшьтәге аз керемле кешеләргә булышу максатында "Фарвин" сәүдә үзәгендә 7 октябрьдә азык-төлек өчен кәрҗин куелачак. Теләүчеләр анда ярма, макарон эшләнмәләре, шикәр, он, балык һәм яшелчә консервлары, чәй, кәһвә, үсемлек мае калдыра ала. Сезнең "игелегегез" һичшиксез адресатка җиткереләчәк.