Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район башлыгы исеменә гражданнарның 78 язма мөрәҗәгате кергән

    Беренче кварталга район башлыгы исеменә гражданнарның 78 язма мөрәҗәгате кергән, шуларның 57се каралган, 21 документ буенча эш алып барыла.

    Халык социаль характердагы сораулар, җир участоклары бирү яки аларны зурайту, төзекләндерү, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча аеруча еш мөрәҗәгать итә. Әйтик, Ютазы авылында контейнер мәйданчыклары төзү мөһимлеге һәм каты көнкүреш калдыклары полигонын киңәйтү белән бәйле сораулар бүген каралу стадиясендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: