Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Рөстәм Нуриев район иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

    Күптән түгел район башлыгы Рөстәм Нуриев үз бүлмәсендә район иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

    Очрашу барышында район хастаханәсе стационары эше, бушлай медикаментлар белән тәэмин итү, ришвәтчелек белән көрәш планында җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлек сораулары тикшерелде. Аерым алганда, сүз кешеләргә стационарда мөһим, ә кайвакыт экстрен да дәвалану алу өчен кешеләргә чират көтәргә кирәк булуы турында барды. Ягъни, сәламәтлеге какшаган кеше ярдәмгә бүген мохтаҗ, әмма дәвалануны аңа иртәгә генә, яки ике айдан соң тәкъдим итәләр. "Бу вакыт эчендә ул вафат булып, кырык көн узарга мөмкин", - диделәр ачынып җәмәгатьчеләр. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов экстрен пациентларга медицина хезмәтләре кичекмәстән күрсәтелергә тиеш дип җавап бирде. Ничек кенә булмасын, бүген әлеге сорау район медиклары өчен әһәмиятлеләрдән берсе. Шулай да җәмәгатьчелек вәкилләре башка фикердә. Алар баш табибның игътибарын район медиклары арасындагы салкын канлылыкка юнәлтте, ә аларның эш вакытларын контрольдә тотулары турында моны һич әйтеп булмый. Район медикларының көйле эшенә республика дәрәҗәсендә стационардагы койка-урыннар киметелүе дә булышлык итми. Район башлыгы районда стационарда урыннар дефициты белән сорауны хәл итәргә кирәк булуы турында ассызыклады. Тәүлек әйләнәсендәге стационарга килгәндә, Фатыйхов сүзләре буенча, сорау ул кадәр катгый тормый, әле даруларга гамәлдә кытлык юк дияргә дә була. Ә менә федераль һәм төбәк ташламалылары өчен бушлай дарулар буенча проблемалар бар. Әмма бу Урыссу үзәк район хастаханәсе белән бәйле түгел. Район башлыгы әлеге сорауларга турыдан-туры Урыссу үзәк район хастаханәсендә һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилен чакырып, тагын әйләнеп кайтырга туры киләчәге турында билгеләп үтте.

    Очрашу барышында шулай ук район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Екатерина Огнева чыгыш ясады. Ул җәмәгатьчеләрне тулаем ришвәтчелек белән көрәштә үзара хезмәттәшлеккә чакырды. Ахырда элек контрольгә алынган сорауларның хәл ителүе турында җиткерелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: