Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район башлыгы тату гаиләләрне һәм өлкәннәрне котлады

    Урыссу бистәсендә яшәүче Канзафаров, Миннехановлар гаиләләре илле елдан артык гомер иткән өчен һәм Мария Полухина быел 91 яшь тулу уңаеннан район башкарма комитетыннан котлаулар алдылар.

    Ул бистәнең үзәктән ераккарак урнашкан урамында, әлләни зур булмаган, такта белән генә төрелгән алты почмаклы йортта яши. Мария Александровна үзе дә бик гади, басынкы кеше. Әлеге орчык буе гәүдәле, җыйнак хатын-кыз иңнәренә төшкән авырлыклар аны чынлап та баскан, тик ул сынаулар каршында көчле рухлы булып кала белгән.

    Фашист илбасарлары белән дәһшәтле сугыш беткән еллар. Бар халык таркалу хәленә җиткән хуҗалыкны яңадан тергезү мәшәкате белән яши. Ашкынып тибүче яшь йөрәкләрне физик авырлык кына йөгәнли ала мени?! Чая, нечкә билле Мария гашыйк булганын сизми дә кала. Әмма кыз ул вакытта әлеге мәхәббәтнең гомерлек булуын, ул аңа татлы хисләрдән исертәсен дә, ачы сагышларга саласын да уйламый. Яшьләр кавышалар. Гаилә бердәм булып тормыш йөгенә җигелә. Әлбәттә, төрле чаклар булгандыр. Тик 1967 елда ирен югалткач кына Мария "шылтыраган тәлинкәләрнең" бер тиенгә дә тормавын аңлый, ир хатыны булып бик аз яшәп калган кеше өчен яшәү мәгънәсе сүнгән кебек тоела. Ләкин аның шәхси хисләргә бирелергә, югалып калырга хакы булмый. Бу вакытка ул җиде бала анасы була. Берсеннән-берсе кечкенә нарасыйлары белән ялгызы торып калган хатын бернинди эштән дә чирканмый. Ирләр белән беррәттән тимер юлда эшли, кирәк икән, идән юа. Мария Александровна бердәнбер һәм зур мәхәббәтенә тугры кала, картлыгын ялгызы каршы ала. Балалары, күп санлы оныклары газиз кешеләрен кадер-хөрмәткә төреп яшәргә тырышалар. Ул үзе дә тормышны, кешеләрне ярата, Ходай сәламәтлегеннән генә аермасын, ди инде олыгаеп килүче кызлары.

    Тыл ветераны Мария Полухина янында район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова да булды. Озын гомерле якташыбызга ул район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән чәчәкләр бәйләме һәм истәлеккә бүләк тапшырды.

    Сүз башымны юкка гына чач чәчле ялгыз әби яши торган йортны тасвирлаудан башламадым. Шушы ук көнне без Зөлфия Фәррахова белән илле елдан артык гомер итүче гаиләләрдә дә булдык. Ирле кеше - Идел кичкән, дип юкка гына әйтмиләр. Кайсы гына капка төбенә килеп туктасак та, безне заманча эшләнгән зур йортлар, затлы җиһазлар урнаштырылган иркен бүлмәләр каршы алды. Әлеге муллыкны тудыру, булдыру өчен, әлбәттә, армый-талмый эшләгә кирәк. Әмма, килешегез, парлы булып дөнья көтүе күпкә җиңелрәк.

    Тормышта янәшәңдә булган кеше белән генә түгел, кайвакыт үз-үзең белән дә бер аһәңдә яшәү авыр бирелә. Гыйнвар аенда гаилә корып яши башлауларына 56 ел тулган Канзафаровлар, мөгаен, зур сабырлыкны, зирәклекне, хәтта юмор хисен дә үзләренә юлдаш итеп алганнардыр. Кайвакыт эндәшми калу, юк-барны ишетеп җиткермәү "сәләтенә" ия булсаң гына, мөгаен, шушындый озын һәм матур тормыш юлы буйлап атларга мөмкиндер. Мөхәммәт Галикәрәм улы һәм Һаҗәр Габдулла кызы үзләре гомер бүләк иткән балаларына, оныкларына үрнәк гаилә булып яши.

    Гөлсинә һәм Илгизәр Миннехановларның олы тормыш юлына чәчләрен-чәчкә бәйләп чыккан көннән соң 52 ел вакыт узып та бара. Тимер юлында эшләгән гаилә башлыгы шуннан лаеклы ялга чыккан, хуҗабикә соңгы ике дистә елдан артык гомерен иминиятләү компаниясенә багышлаган. Гөлсинә ханым әле дә булса үз сөйкемлелеген, аралашучанлыгын җуймаган. Ул әле дә сөекле иренең көяз, назлы хатыны. Миннехановлар бердәнбер кызларына, оныкларына терәк һәм таяныч булып яшиләр.

    1963 елда никахлашу журналына, кайгыда да,шатлыкта да гел бергә булырга сүз куешып, имзаларын салган Тәслимә һәм Флюр Биктимеровлар, 51 ел инде үз вәгъдәләрендә торалар. Бик күп еллар элек кабынган хисләр ялкынын алар бүген дә сүндермичә, сүрелдермичә яшиләр. Аның җылысы балаларына да, оныкларына да, кунакчыл йортның бусагасын атлап кергән туганнарга һәм дусларга да җитә.

    Күпләргә , аеруча яшь буынга матур үрнәк күрсәтеп яшәүче бәхетле парларга загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова район башлыгы исеменнән буләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: