Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район газетасын өзгәрешләр көтә

    Агымдагы елның октябрь аеннан "Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры булып Ф. Шагиәхмәтов билгеләнде. Фәрит Илдус улы элек Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

    Узган чәршәмбедә ул җирле газета редакциясе коллективы белән очрашты. Журналистлар белән әңгәмә барышында гендиректор газетаның киләчәге турында сүз алып барды. Якын киләчәктә район газетасының калынаеп, төсле битләр белән атнага бер тапкыр гына чыгу ихтималы да юк түгел. Яңа елның укучыларыбызга күңелле сюрпризлар алып килүе дә бик мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: