Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район җитәкчелеге, хастаханә һәм иҗтимагый совет катнашында сәламәтлек өлкәсендәге сорауларны хәл иттлеләр

    Урыссу хастаханәсенә яңа җитәкчелек килү белән сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы күпчелек сораулар көн кадагыннан төшеп калды. Шулай да стационарга булган озын чират һәм кешеләрне дару белән тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге көндә күпләрне борчый. Аларны хәл итү юлларын район җитәкчелеге, хастаханә һәм иҗтимагый совет катнашындагы өч яклы киңәшмәдә эзләделәр. Авыруларны яхшы сыйфатлы...

    Урыссу хастаханәсенә яңа җитәкчелек килү белән сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы күпчелек сораулар көн кадагыннан төшеп калды. Шулай да стационарга булган озын чират һәм кешеләрне дару белән тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге көндә күпләрне борчый. Аларны хәл итү юлларын район җитәкчелеге, хастаханә һәм иҗтимагый совет катнашындагы өч яклы киңәшмәдә эзләделәр.

    Авыруларны яхшы сыйфатлы ятак кирәк-яраклары, керү юлларын пандуслар, бозлавыкка каршы келәмнәр, башка төрле уңайлыклар белән тәэмин иткән хастаханә җитәкчелегенә рәхмәтен белдергән район инвалидлар оешмасы рәисе Нина Кукушкина, шул ук вакытта стационарда авыруларны ахыргача дәвалап җиткермәүләренә дәгъва белдерде. Медиклар аңлатуынча, стационар авырулар хастаханәгә нинди чир белән эләгәләр, шуның буенча гына дәва алалар. Калган авыруларыннан сихәтләндерү каралмый. Кеше гомерен саклап калу өчен исә хастаханәдә бөтен кирәкле препаратлар да бар.

    Халык федераль өстенлекле гражданнарны дарулар белән тәэмин ителешкә карата да зур ризасызлыклар белдерде. Бөтен проблема шунда ки, кешеләр никадәр азрак үз өстенлекләрен саклап калалар, шуның кадәр финанслау күләме кими, ә бу үз чиратында өстенлекле кешеләрне дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген кыскарта, дип ачыклык кертте медиклар. Шулай булуга карамастан, район башлыгы мондый статуска ия булган һәркемкә даруларны җиткерү бурычын кабыргасы белән куйды, хастаханә җитәкчелегеннән тулы анализ ясарга һәм карар кабул итәр өчен өстенлекләргә ия кешеләрнең исемлеген таләп итте.

    Авыруларны планлы дәвалау өлкәсендә сүз терапия бүлеге хакында барды. Медицина ярдәменә мохтаҗ булган шундый кешеләрнең берсен тиешле сроктан алда чыгаруга мәҗбүр булуын бүлек мөдире урын җитмәү белән аңлатты. Мондый күренешне Рөстәм Нуриев тәнкыйть утына тотты, ул янга калдырылган акчаларны даруларга һәм өстәмә койкалар булдыруга сарыф итеп яисә предприятиеләрдән ярдәм сорап, бу проблеманы чишү юлларын табарга кушты.

    Иҗтимагый совет вәкилләре табибларның авыруларга хөрмәт белән карауларын да таләп иттеләр. Район башлыгы медикларга эмоциональ йөкләнештән спорт, асылда, йөзү белән шөгыльләнеп, бушанырга киңәш итте. Шулай ук медперсоналның психологик халәтен анализлау өчен хастаханәгә психолог чакыртырга тәкъдим ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: