Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район китапханәчеләренең “Грамоталы укучы өйрәтү формасы буларак китапханә дәресләре” семинары узды

    Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында китапханәчеләрнең "Грамоталы укучы өйрәтү формасы буларак китапханә дәресләре" семинары узды.

    Семинар барышында Урыссудагы 2 һәм 3 санлы мәктәпләр, Кече Урыссу мәктәбе китапханәчеләре ачык дәресләр күрсәтте. Район методик берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Гарифуллина китапханә дәресләрен уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгълүмати-методик үзәк методисты Наталья Демина киләсе айга эш планы, уку әдәбияты федераль исемлеге заказындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Ютазы мәктәбе китапханәчесе Аделина Ямалетдинова киләсе уку елында әһәмиятле даталарга күзәтү белән чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: