Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район комиссиясе исерек хатыннарга кисәтүләр ясаудан арган

    Район башкарма комитеты каршындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы комиссия әгъзалары, ниһаять, тәрбияче роленнән чыгарга булды.

    Шул ук, бер үк йөзләрне - гомер уртасына җиткән әти-әниләрне акны карадан аерырга өйрәтүдән, туры юлга басарга өндәүдән, ахыр чиктә, бераз уйланмасмы, шүрләмәсме дигән уйдан чыгып кисәтүләр ясаудан тәмам гаҗиз булган белгечләр катгый чараларга күчәргә карар итте.

    Кайчандыр көчле производство тармагы, җиләк-җимешкә бай бакчасы белән киң танылу тапкан Подгорный бистәсе хәзер исерек хатыннары белән дан тота. Кайберәүләр табигый юл белән ана булу бәхетенә ирешә алмыйча, соңгы өмете - медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганда, Р. өч тапкыр ана булу бәхетенә ирешә. Әмма хатынга үзен тулы бәхетле итеп тою өчен башка башка төрле шатлык чыганклары да кирәк булып чыга. Бүген тәрбиясендә балигълык яшенә җитмәгән ике нарасые булган ана социаль имин булмаган гаиләләр исемлегендә 2005 елдан тора. Районның опека һәм попечительлек бүлеге хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итүне сорап, бер тапкыр гына судка мөрәҗәәгать итмәде. Бер карасаң, хатынны кызганалар, икенче карасаң, аңа тагын бер шанс бирәләр, өченче судка ялварып, аның үзен тәрбияләргә кеше кирәк булуга карамастан, балаларның инвалид бабасы килә... Утырышка килгән Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева үзенең былтыр гына әле шушы гражданка эше буенча судта катнашуын исенә төшерде, әмма авыр тормыш шартларында калган гаиләгә ничек итеп ярдәм итәргә икәнен генә әйтеп бирә алмады. Хәер, үзндә ихтыяр көче булмаган затка ничек итеп булышмак кирәк?

    Бүген гаилә яши торган торакны эт оясы белән чагыштырырга да тел әйләнми, соңгысы күп тапкырга чистарак. Ул йорттагы әйтеп аңлатырга мөмкин булмаган ис борынга кергәннән соң, тамакка бер атна ризык үтми. Табиблар шактый җитди диагноз куюга карамастан, эчүен дәвам итүче Р.ны, полициянең участок уполномоченные кичтән үк комиссия утырышана барырга кирәклеге турында кисәтеп куюга карамастан, ул хатын килмәде, алай да гына түгел, аның иртәнгә эзе үк суынган иде - хокук саклау органнары хезмәткәрләре эчкече ананы эзләп таба алмаган. Комиссия әгъзалары бертавыштан әлеге кешене ана булу хокукыннан мәхрүм итү өчен документларны тагын бер кат судка тапшырырга дигән карар кабул итте.

    Ютазы авылы мәктәбенә бер үсмер малайның ел башыннан ук укырга йөрмәве турындагы мәкаләне, бәлкем, игътибарлы укучы хәтерлидер әле. Бүгенге язма шул теманың дәвамы, икенче өлеше, дисәк тә була. Малай дүртенче чиректә гомумән мәктәпкә килеп, үзен дә интектермәгән, укытучыларны да җәфаламаган. Мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов әлеге үсмернең бик тә агрессив булуын, кеше белән аралашмавын, хәтта үз яшьтәшләре арасында дуслары да юклыгын элеккеге утырышларның берсендә дә хәбәр иткән иде. Баланың әнисе белән бабасы да аны тыңлата алмауларын яшереп калмадылар. Бу юлы да шушы ук дәгъвалар яңгырады. Балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче инспекторның малайны утырышка каравыллап алып килгән чагы да булды. Көзге утырышларның берсендә үк аны башкала табибларына күрсәтү мөһимлеге турында карар итлеп, хәтта үсмерне алып бару өчен машина да сөйләшенгән иде. Әмма юлга чыгарга тиешле көнне качкын малайны янәдән эзләп таба алмыйлар, шул килеш бу эш ярты юлда тукталып кала.

    Безнең халык, гаиләдәге хәлләрне тикшергәндә, гәеп атта да, тәртәдә дә була дияргә ярата. Һәм ул күпчелек очракта хаклы булып чыга да. Бәлкем, әлеге бала да мондый хәлгә өйдәге вәзгыять аркасында тарыгандыр? Болай да тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче малайга әнисе тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык җитмидер? Чөнки малайның әнисе үз баласын упкыннан йолып калу, аның ныгып җитмәгән психикасына ярдәм итү теләге белән янмый да көйми дә. Паравоздан алда чабасы урынга, аның, киресенчә, тормышта үз мәнфәгатьләре - башын эчүгә салган хатын комиссия утырышына да махмырдан килде. "Сез үзегезне кайчан тәртипкә китерәсез? Балагызны кайчан кайгырта башлыйсыз?" - комиссия әгъзаларының сораулаы һавада эленеп калды. Авыр тормыш шартларында калган үсмер белән бүген махсус учреждение белгечләре шөгыльләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: