Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район һәм хастахәнә җитәкчелеге халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты

    Урыссу хастаханәсендә район һәм хастахәнә җитәкчелегенең халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы узды.

    Экономия - нечкә эш

    Яклар барыннан да элек стационарны дару белән тәэмин итүнең аеруча кискен соравын тикшерделәр. Баш табиб Ренат Фатыйхов стационарны дару белән тәэмин итүгә анализ ясады. Әгәр дә 2012 елда стационарда койкалар саны, аның мәгълүматлары буенча, йөз дә унбергә җиткән булса, быел ул сиксән тугызны тәшкил иткән, бу җәһәттән дару белән тәэмин итү 5,5 миллион сумнан 7 миллион сумга кадәр арткан. Медикаментлар ассортименты да киңәя - 2012 елда алар 184 исемдә булган, ә быел тәүлек әйләнәсендәге стационарда инде 204 төрле дару кулланыла. Экономиягә, тәэсир итү матдәсе элеккечә булган арзанрак, нәтиҗәлерәк аналогларга күчү, кабул итү сирәгрәк таләп ителгән препаратлар, шулай ук фасовкалау күләме төрле булган эремәләр куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Бу җәһәттән дарулар белән тәэмин итүче шул ук - "Таттехмедфарм". Ренат Фатыйхов кыйммәт булмаган, әмма заманча һәм нәтиҗәле препаратлар кулланылуы турында аерым ассызыклады. Медикаментларга чыгымнарны арттыруга җылылык энергиясенә чыгымнарны киметү аркасында ирешелә. Киләсе елга шулай ук аерым бинадан төп бинага күчереләчәк тудыру бүлеге коммуналь хезмәтләре хисабына да акча экономияләү планлаштырыла. Район башлыгы Рөстәм Нуриев экономияләнгән чараларны җиһазлар яңартуга юнәлтү мөһимлегенә басым ясады, шулай ук акча янга калдыруның дәвалау сыйфатында кире чагылыш табуына юл куелырга тиеш түгеллеген кисәтте. "Һәр даруны алыштыру нигезле булырга тиеш", - дип сүзен тәмамлады ул.

    Хастаханә табышларының бер өлешен түләүле хезмәтләр тәшкил итә. Агымдагы елның ун аенда алар хисабына 3,5 миллион сумнан артык табыш алынган, ә ел ахырына кадәр 4,3 миллион санына ирешү бурычы тора. Бюджеттан тыш чараларның күпчелек өлешен (2,3 миллион сумнан артык) предприятиеләр эшчеләрен профилактик тикшерү тәшкил иткән. Табышлылык буенча икенче урында - диагностик хезмәтләр (610 мең сумнан артык) һәм өченче - стоматологик хезмәт (480 мең сумнан артык). Табышның алтмыш процентка якыны медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә китә, калганы аларны укытуга, товарлыклы-матди кыйммәтләр, дарулар һәм җиһаз сатып алуга, элемтә хезмәтләре өчен түләүгә юнәлтелә. Җиһаз сатып алуга, әйтик, быел түләүле хезмәтләр күрсәтү хисабына 430 мең сум сарыф ителәчәк. Район башлыгы бюджеттан тыш керемнәр үсешенең уңай динамикасын (2011 елда 1,8 миллион сумнан башлап) һәм хастаханәнең аларны киләчәктә үстерүнең потенциалы булуын билгеләп үтте. Һәм хастаханәгә аеруча халыкка стоматологик хезмәтне киңәйтү буенча эшләү мөһим.

    Берьюлы ике авыруны дәвалап булмыймы?

    Ренат Фатыйхов шулай ук җәмәгатьчеләрне халыкны диспансерлаштыру уздыру нәтиҗәләре белән таныштырды, ул берничә тикшерелүчедә яман шеш һәм башка җитди авырулар булуы ачыклануын җиткерде. Мондый фактлар, аның сүзләре буенча, аны узу мөһимлегенә ышандырырга тиеш. Җәмәгатьчелек вәкилләре стационарда төп һәм аның нәтиҗәсендә килеп чыккан авыруларны берьюлы дәвалау мөмкинлеге юк, дип белдерделәр. Бу бик уңайлы булыр иде. Әмма моны эшләмәүнең сәбәбе - берничә патологияне дәвалау өчен финанслау булмавы. Бер үк вакытта берничә авыруны дәвалау уңаеннан район башлыгы да үз фикерен әйтте, бу дәвалау учреждениесенең бюджетын экономияләргә булышлык итәргә мөмкин диде. Проблеманы бергәләп тикшергәннән соң, вәзгыятьтән чыгу юлын иминиятләү компанияләре вәкилләре белән бергәләп эзләргә карар ителде. Хастаханә җитәкчелеге алдында табибларның авыл җирендә ятып авыручылар янында булулары һәм поликлиникада кеше күп булган вакытта регистратураның нәтиҗәсез эшләве турында сораулар күтәрелде.

    Бер тапкыр күрүең яхшырак

    Очрашу ахырында җәмәгатьчеләр булачак яңа тудыру бүлеге өчен реконструкцияләнгән өлештә булдылар. Баш табиб озатуында алар төзелеш мәйданчыгы буйлап узды. Бүлек өчен подвалы белән (анда хуҗалык өлеше урнашачак) ике кат билгеләнгән. Ул тудыручыларга һәм медицина персоналына уңайлы булуын исәпкә алып бүленгән. Проект барлык санитар нормаларны узган. Элекке тудыру йортыннан аермалы буларак, биредә яңа туган балаларны өйләренә тантаналы озату буенча иркен холл планлаштырылган, шулай ук яшь аналарга мәдәни-агарту фильмнары күрсәтү мөмкинлеге исәпкә алынган. Бүгенге көнгә җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары алыштырылган, идән япмасының асты тигезләнгән. Ремонт республика чаралары хисабына тормышка ашырыла. Район башлыгының тудыру бүлеген башка бинага күчерү нигезле булуын аңлата алу сәләте аркасында ремонт өчен 10 200 мең сум алырга мөмкин булган. Бүлекне файдалануга тапшыру киләсе елның февраленә билгеләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: