Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район һәм идарә оешмалары контрольгә алынган сорауларның үтәлешен тикшерделәр

    Район һәм идарә оешмалары җитәкчелегенең йортлар һәм урамнар буенча җаваплылар белән очрашуында элек контрольгә алынган сорауларның үтәлеше тикшерелде һәм яңа бурычлар куелды.

    Әйтик, Славян урамындагы 8 санлы йорт ишегалдына ул вакытта кара туфрак кайтару таләп ителгән иде. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторы мөдире Луиза Галиева сүзләре буенча, идарә оешмалары тарафыннан 15 машина кара туфрак кайтарылган. Биредә карт агачларны кисү мөһимлеге дә әйтелгән иде, бу эш тә башкарылган. Ленин урамындагы 9 санлы йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын ремонтлау, тимер юл аркылы чыгу урыныннан тимер юл вокзалына кадәр юлны ремонтлау, Октябрьский урамы буенча юлны грейдерлау, Жуков урамындагы 41 йорт алдындагы территориянең балалар мәйданчыгына ком кайтарту - йортлар һәм урамнар буенча җаваплылар күтәргән әлеге һәм башка мәсьәләләр хәл ителгән.

    Очрашу барышында яңа бурычлар куелды - Мияссәров урамы буенча юл ремонтлау мөһимлеге, Болын урамында тротуар төзүне тәмамлау, стадионда йөгерү юлы яктыртылышы, Пионер урамы буенча юлга вак таш җәю, мәгариф учреждениеләре янында тукталышлар төзү, яңгырлы чорда Химиклар тыкрыгы буенча "күл" барлыкка килү соравын өйрәнү. Әлеге сорауларның барысы да кәгазьгә теркәп куелды.

    Шул ук вакытта Рөстәм Нуриев административ комиссия эшен тәнкыйтькә дучар итте, аның нәтиҗәсезлеген, үзагымга куелган булуын билгеләп үтте. Районда яшәүчеләр, аерым алганда, урыссулыларга карата административ тәэсир итүнең зарур булуын билгеләп, ул инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы игътибарын әлеге юнәлештәге эшне активлаштыру мөһимлегенә юнәлтте.

    - Административ практиканы үстерергә, аны системага салырга кирәк, бу безгә күп сорауларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады район башлыгы. - Безгә бернәрсәне дә уйлап чыгарырга кирәкми, йортлар һәм урамнар буенча җаваплылар мәгълүмат бирү һәм тулаем торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү оперативлыгын арттыра бара.

    Ягъни, район җитәкчелеге һәм халыкка яшәү өчен уңайлы мохит тудырырга тиеш булган хезмәтләр арасында диалог төзү һичшиксез мөмкин. Моны үзләре теләсә... Әгәр гомуми милеккә, йорт яны территориясенә, төзекләндерү һәм яшелләндерү объектларына ваемсыз яшәүчеләр ягыннан куркыныч яный икән, алар җавап тотарга, штраф түләргә тиеш. Чүп ташлыйсың, пычратасың, нәрсәне дә булса ватасың икән, район башкарма комитетындагы административ комиссия утырышына чакыруларын һәм штраф салуларын көт тә тор. Кыскасы, төзекләндерү буенча предприятие, идарә итү оешмалары, шулай ук предприятиеләр һәм хезмәтләр эшчеләреннән торган шимбә өмәләрендә катнашучылар, ниһаять бистә һәм район хакимияте тырышлыгы белән тудырылган уңайлы яшәү мохитына зыян салучылар аңларга тиеш - тәртип бозучы җавапсыз калмый.

    Утырышта тагын бер, урыссулылар өчен көн кадагындагы кебек булып кабул ителгән сорау тикшерелде. Бу халыкны даими рәвештә "бимазалаучы" яман ис. Дөресрәге, аның "адрессыз" булуы. Кайчандыр шул ук җәмәгать оешмалары вәкилләреннән торган комиссиянең "адресат"ны эзләве уңыш китермәде. Кайбер белгечләрнең начар исле һава - анда зарарлы матдәләр концентациясе рөхсәт ителгән чигеннән арткан дигән сүз түгел, дип раслаулары фикерләрне чуалта. Хәер, зарарлы матдәләр концентрациясе предметына тикшерү максатында Урыссуда булып киткән санитария-эпидемиология һәм әйләнә-тирә мохитны саклау органнарының чаң сугулары ишетелми. Әмма гражданлык позицияләре актив булган урыссулылар эшләр торышы белән килешергә теләми. Бу турыда алар әлеге очрашуда җиткерде. Шуңа күрә йортлар буенча җаваплылар, прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре составындагы комиссия төзергә карар ителде. Ул Урыссу бистәсендәге предприятиеләргә аларның актив эшчәнлекләре сәгатьләрендә каршылыксыз узу вәкаләтенә ия булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: