Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район мәгариф оешмалары директорлары агымдагы уку елына бурычлар билгеләде

    Кичә Ютазы мәктәбе базасында район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре узган уку елына тагын бер кат нәтиҗә ясады, 2019-2020 уку елына бурычлар билгеләде.

    Төп доклад белән район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева чыкты. Ул мәктәпләр арасында узган елы күрсәткечләре нигезендә лидерларны һәм аутсайдерларны атады. Хезмәттәшләре алдына дәүләт сынауларына, фән олимпиадаларына хәзерлеккә тагын да җитди якын килергә киңәш итте.

    Район башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чара турында тулырак язма белән район гәҗитенең киләсе атнада чыгачак санында танышырга мөмкин булачак.

    Ильмира ГАЛИЕВА

    Автор фотолары 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: