"Олимпиада мәктәптә башлана" - шундый исем астындагы Бөтенроссия конкурсында район мәгариф учреждениеләре катнашты.
Бөтенроссия конкурсының ачык республика этабы нәтиҗәләре буенча физик культураны һәм спортны үстерүче иң яхшы 42 мәгариф учреждениесе арасында Урыссудагы 2 һәм 3 санлы мәктәпләр, Иске Урыссу һәм Каразирек мәктәпләре лауреат булды. "Авыл мәктәпләре" номинациясендә Кукмара лицее һәм Чистай районының Александровский мәктәбе исәбендә безнең районның Әбсәләм мәктәбе дә җиңүче дип табылды.