"English around us" дип исемләнгән инглиз телле илләр буенча компьютер презентация-экскурсия муниципаль бәйгесе тәмамланды.
Бәйге укучыларның сөйләм телен үстерү, инглиз телле илләрнең мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү, укучыларга шәхси, эстетик, әхлаки тәрбия бирү һәм аларныцңуйлау сәләтләрен үстерү максатында уздырылды. Бәйгедә район мәктәпләренең җиденче-тугызынчы сыйныф укучылары катнашты. Эшнең эчтәлеге генә түгел, аны инглиз телендә матур итеп тәкъдим итә белү, оригинальлек, башкару осталыгы һәм сыйфаты, эшнең темага туры килүе һәм компьютер программаларын файдалана белүгә дә бәя бирелде. Оештыручыларның сүзләренә караганда, барлык бәйгедә катнашучылар да биремнәргә җаваплы караган. Эшләр шул кадәр мавыктыргыч булган ки, бөтенесе дә аларны дикъкать белән тыңлаганнар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиденче сыйныф укучылары арасында беренче урынга Урыссудагы 3 санлы мәктәптән Артем Прохоров һәм Ольга Ишкова лаек дип табылганнар, ә сигезенче сыйныфлар арасында Бәйрәкә мәктәбеннән Сөмбел Нәбиева, тугызынчылардан - Урыссудагы 4 санлы мәктәптән Кирилл Мецкер беренчелекне яулаганнар. Җиденчеләрдән икенче урын - Иске Урыссу мәктәбеннән Айгөл Җәләевада һәм сигезенче сыйныфтан Урыссудагы 4 санлы мәктәптән Тимур Хөснетдиновта, тугызлардан икенче - Урыссу гимназиясе укучысы Алия Шакирова. Ә җиденчеләрдән - Кече Урыссу мәктәбеннән Динара Йосыпова, сигезләрдән - Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Айгөл Гарипова һәм Урыссу гимназиясеннән Яна Авдеева, тугызынчы сыйныфлар арасында Кәрәкәшле мәктәбеннән Илһам Мөрәсов өченче урынга лаек дип табылды.
Нет комментариев