Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район мәктәпләрендә фән белән генә чикләнмиләр

    Урыссуның 2 санлы мәктәбендә "Чисталык - сәламәтлек нигезе!" темасына рәсемнәр бәйгесе узды.

    Ул гына да түгел. "Чисталык дәресе" республика табигатьне саклау экологик-белем бирү акциясе һәм Халыкара озон катламын саклау көне кысаларында "Без чиста планетада яшәргә телибез" сыйныф сәгатьләре үткәрелде, "Аеруча саклана торган табигать территорияләре" әңгәмәсе корылды, 6а сыйныф укучылары белән экологик аукцион уздырылды, район ветеринария берлеге вәкиле Р. Дәүләтшина катнашында "Һәйкәлләр" операциясе оештырылды, дип хәбәр итте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Хәмидуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: