Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда балалар иҗат үзәкләрендә техник юнәлешне торгызырга әзерләнәләр

    Балалар иҗат үзәгендә техник юнәлешне яңадан торгызып җибәрү мөһим. Моның өчен тиешле шартлар һәм җиһазлар кирәк, дип хәбәр итте үзәк директоры Ралит Хәйдәров дүшәмбе киңәшмәсендә.

    Район башлыгы Рөстәм Нуриев әлеге мәсьәләне чишәргә, ярдәм итәргә ышандырды, кирәк булган җиһазлар исемлеген әзерләргә кушты. Балаларның дәресләрдән соң ни белән шөгыльләнүләре безнең өчен мөһим булырга тиеш һәм никадәр күбрәк бала түгәрәкләргә йөрсә, шуның кадәр яхшырак, диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: