Курск дугасында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәптә әлеге тема буенча дәресләр уздырылды.
Бөек Ватан сугышы чорының иң зур алышында - Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист илбасарларын тар-мар итүләре турында укучыларга район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова да сөйләде. Без ул сугыш турында истә тотарга тиеш, диелде дәрестә. Безнең хатирә - совет кешеләренә, Ватанны каһарманнарча саклаучыларга карата ихтирам билгесе.