Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсен үткәрде

    Район мәдәният йортында халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан оештырылган уку һәм эш урыннары вакансияләре ярминкәсе укучыларның һәм яшьләрнең һөнәри юнәлешенә багышланган иде. Ярминкәдә йөздән артык кеше катнашты, шул исәптән, өч дистәгә якын эш эзләүче һәм чыгарылыш сыйныфларының сиксәннән артык укучысы бар иде.

    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый ярминкәләрне мәшгульлек үзәге беренче тапкыр гына үткәрми. Алар мәктәп укучыларына уку йортын гына түгел, һөнәр сайларга да булыша.

    Ярминкәдә катнашкан күпчелек уку йортлары, ә алар уннан артык иде, бу безнең район үзәгенә якын, күрше шәһәрләрдә һәм республикада урнашкан махсус урта белем бирүче һәм югары уку йортлары булды. Шуңа күрә, диде потенциаль студентларга мөрәҗәгать итеп үзәкнең начальнигы Наил Миңневәлиев, бу - гаилә бюджетын икътисади планлаштыруда иң уңайлы, димәк, аларга өстенлек бирергә мөмкин булган махсус урта һәм югары белем бирүче уку йортлары. Чөнки хәзерге, гаилә уку йорты өчен генә түгел, студентның башка чыгымнары өчен дә түләргә мәҗбүр булган чорда барлык нечкәлекләрне һәм мөмкинлекләрне исәпкә алу мөһим. Уку йортлары вәкилләре укучыларга үзләрендә әзерләнгән белгечлекләр, укырга керү авырлыклары, уку йортына кабул итү шартлары турында сөйләделәр.

    Предприятиеләр дә читтә калмады. Аларың кайберләре эшкә урнашырга теләүчеләргә юллама - егерме җидедән артык вакант урын тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр мәшгульлек үзәге хезмәткәрләреннән - үзмәшгульлекне оештыру сораулары, педприятиеләрнең кадрлар хезмәте белгечләреннән эшкә урнашу буенча консультацияләр алды. Предприятиеләргә исә җәмәгать эшләрен оештыру, инвалидларны эшкә урнаштыруда махсус эш урыннары булдыру буенча консультацияләр бирелде.

    Мондый вакансияләр ярминкәләре ниләр бирә соң? Беренче чиратта бу эш эзләүнең бер ысулы. Кагыйдә буенча, мондый чаралар эш белән тәэмин итүчеләрдә уңыш белән файдалана, чөнки күп санлы чыгарылышчылар белән танышырга һәм үз компанияләре потенциаль хезмәткәрләренең мәгълүматлар базасын тулыландырырга мөмкинлек бирә. Ә алары, үз чиратында, кызыклы эшкә чакырылу мөмкинлеге ала. Кабатлап әйтәм, бу идеалда.

    Чынбарлыкта исә соңгы вакытта эш белән тәэмин итүчеләрнең яшь белгечләргә, элекке студентларга, мәктәп чыгарылышчылары турында сөйләп торырга да кирәкми, игътибарлары кимү күзәтелә - урнашырга теләүчеләрнең эш тәҗрибәләре юк. Моны безнең әңгәмә вакытында мәшгульлек үзәге начальнигы да раслады.

    - Яшьләрне абруйлы эшкә хезмәт тәҗрибәсеннән башка алмагач, аларга нишләргә соң? Ә аз эш хакы түләнелгән хезмәткә урнашырга яшьләр ашыкмый, бу аларның горурлыкларына тия.

    - Эшләргә теләгән кеше аздан башлый. Алма пеш, авызыма төш, дип ятучының аздан да коры калуы бар. Андыйлар эшләргә күнекмәгән. Әмма алар бездә күп түгел. Үзәктә эшсезлек буенча учетта торган кешеләрнең 30 процентын яшьләр тәшкил итә. Бу бернинди дә башлангыч һөнәри белемнәре булмаган яшь хатын-кызлар.

    - Яшьләргә эшкә урнашу катлаулы булса, бәлки саллы тәҗрибәлеләргә югары хезмәт хакы түләнелгән абруйлы эшкә урнашу җиңелгә туры килә торгандыр?

    - Ә сез нинди эшне абруйлы югары хезмәт хакы түләнелгән эш дип саныйсыз? Бүген, әйтик, районга инженер-химиклар, инженер-электрониклар, инженер-энергетиклар кирәк. Менә дигән абруйлы белгечлекләр кебек, урнашырга теләүчеләр генә юк. Табибларга, ветеринария белгечләренә кытлык - алар да абруйы һөнәр ияләре санала.

    - Район тагын нинди белгечлекләргә мохтаҗ?

    - Барлык категорияләрдәге, аеруча Д категориясендәге транспорт йөртүчеләр, эшче-станокчылар, слесарьлар, электриклар, электромонтерлар кирәк, авыл җирендә механизаторлар, зооветбелгечләр таләп ителә.

    - Учетта торган белгечләрне укыту буенча нинди чаралар күрелә?

    - Узган елда без 56 кешене яңадан укыттык, бу нигездә С категориясендәге транспорт йөртүчеләр, С1 программасын кулланучы хисапчылар, бер сметачы һәм ЭВМ операторлары. 2014 елда 53 кеше укытуны планлаштырабыз.

    - Яңадан укыту түләүлеме?

    - Без кирәкле белгечлекләр буенча республиканың һәм хәтта Россиянең төрле шәһәрләрендә яңадан укыту мөмкинлекләрен эзлибез. Шул ук вакытта бушлай укытабыз, кунакханәдә яки тулай торакта яшәү чыгымнарын күтәрәбез, стипендия түлибез. Бездән яңадан уку узган кешеләр эшкә урнаштырылды.

    Мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларына килгәндә, "Вакансияләр ярминкәсендә катнашу сезгә нәрсә бирде?", - дигән сорвыма күпчелектән: "Мин уку йортын сайладым", - дигән җавап ишеттем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: