Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район муниципаль хезмәткәрләре өчен иң матур җырлар

    Кичә район мәдәният йортында җирле үзидарә органнары көне уңаеннан концерт узды.

    Җирле муниципалитет хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тәбрик итте. Ул бүгенге көндә халык тормышы сыйфатын күтәрү өстендә хезмәт итүче белгечләрне һәм әлеге тармак ветераннарына бүләкләр тапшырды. Район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин җирле үзидарә органнарына күптән түгел генә килеп кушылган яшь белгечләрне җаваплы эшкә алынулары белән тәбрик итте һәм уңышлар теләде. Һәм, әлбәттә, район мәдәният йорты солистлары, иҗат коллективлары кунакларга иң матур җырлары, ялкынлы биюләре белән күңел күтәренкелеге өләште.

    Ильмира ГАЛИЕВА

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: