Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район муниципалитеты “Халык социаль проектлары” конкурсында катнашачак

    Республикада "Халык социаль проектлары" конкурсы старт алды. Анда безнең муниципалитет та район үзәгендәге Мемориаль комплекска һәм Ленин һәйкәленә ремонт-тергезү эшләре проекты белән катнашачак.

    Социаль сорауларны хәл итүдә халык проектларын хуплау инициативасы белән май ахырында "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Региональ бүлекчәсе политсоветы чыкты. Республика хөкүмәте тарафыннан үткәрелгән конкурс кысаларында, иң яхшы проектлар республика бюджетыннан финансланачак.

    Бөек Ватан сугышында халкыбыз Җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итү көненә кадәр елдан азрак вакыт кала. Мемориаль комплексны реконструкцияләү безнең хөрмәтле ветераннарыбызга бу бәйрәмгә бүләк булырга тиеш. "Хәтердә саклыйбыз икән - яшибез дә" дип аталган проектны тормышка ашыруга район шәхси чараларыннан миллион сумнан артык акча бүлү планлаштыра һәм аларга өстәмә рәвештә республика Гранты сыйфатында тагын миллион сум алуга исәп тота. Мәңгелек ут янындагы постаментны һәм Ана һәйкәле йөзлекләрен яңарту, комплекска керү юлы янында ике пушка урнаштыру, тротуарны Урыссу урамына чыгару, комплексның бөтен периметры буенча ихата комплексын алыштыру күздә тотыла. Проектны тормышка ашыру яшьләрдә патриотлык, үз милләтләре, ватаннары өчен горурлык хисләре тәрбияләүне, сугышта һәлак булган якташларыбыз турында хатирәне саклауны, яшь буынны үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итүне күзаллый.

    Мемориаль комплекс янындагы, 1958 елда куелган Ленин һәйкәлен реконструкцияләү буенча "Мин аз белгәнемне беләм икән, күбрәк белү өчен барысын да эшләячәкмен" проекты да шул ук максатларны күздә тота. Һәйкәл даими рәвештә ремонтланып торды, әмма еллар үзенекен итә: аны елдан-ел күбрәк җимерә. Хәзер инде һәйкәл җитди реконструкциягә мохтаҗ. Район үзәгендә яшәүчеләрнең өчтән бер өлешен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, алар өчен Ленин чорының тарихи вакыйгалары бик әһәмиятле. Ветераннар җирле хакимияткә әлеге тарихи-мәдәни объектны ремонтлау үтенече белән бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәгән һәм әлеге проект бу эшне башкарып чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Муниципалитет һәйкәлне реставрацияләүне 200 меңнән артык суммадагы акчага планлаштыра. Шәхси чыгымнардан бер ярым күләмгә артык Грант алган очракта, аны тагын да яхшырак яңартырга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: