Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район педагогларын сәхнәдән һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

    Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара исә район мәдәният йортында узды. Район педагогларын сәхнәдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Нуриев түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

    - Мөгаен, беренче укытучысын, үзаңы ныгып җитмәгән бала кимчелекләренә карата мәрхәмәтлелек күрсәтүне онытмаган педагогны хәтерендә сакламаган бер генә кеше дә юктыр. Әлбәттә, бүгенге көн укытучыларга бик югары таләпләр куя, алар укучыларга карата да югары булып кала. Тәрбияләнүчеләреңнең рәхмәтен яулау хакына биниһая зур рухи потенциал сарыф итәргә, сәләткә ия булырга кирәк. Һәр укучының талантын ачар өчен мин сезгә җитәрлек көч һәм һөнәри осталык телим.

    Үз балаларын мәктәпкә озатканда, ата-ана үз бәгырь кисәгенә яхшы укытучы тели, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова. Шуңа күрә ул педагогларны әлеге "яхшы" сүзенә туры килергә омтылырга чакырды. Укытучылар бәйрәме, быел да мәгариф системасының иң тырыш хезмәткәрләрен хөрмәтләүдән башка узмады: мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын район башлыгы, мәгариф бүлеге начальнигы һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Валентина Орехова тапшырдылар. Шуны исегезгә төшерәбез, педагоглар корпусы яңа уку елында биш предметчы-укытучы белән тулыланды. Укытучы хезмәтенә - дан, Укытучылар көненә - дан - сәхнәдән яңгыраган әлеге сүзләр, шулай ук район иҗади коллективларының җырлары һәм биюләре бер сулышта узган чарага җете төсләр өстәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: