Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район пенсионерларына “Көзләрдә дә язлар кабатлана” дигән концерт күрсәттеләр

    Бүген район мәдәният йортында "Көзләрдә дә язлар кабатлана" исеме астында концерт узды.

    Тамаша залына җыелган өлкән буын вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин тәбрик итте. Алар хөрмәтенә "Истоки" ветераннар хоры, "Илһам чишмәләре" җыр ансамбле, "Ютазы йолдызлары" һәм "Сөембикә" бию ансамбльләре, район мәдәният йорты артистлары иң матур, иң дәртле биюләрен бүләк итте. "Сударушка" рус җыры ансамбле солисткасы Полина Маркелова да әбисенең бөтен серне сыйдыра алырдай иң яхшы ахирәте булуын җыры аша белдерде. Бәйрәм кичен "Любовь и голуби" кинофильмы дәвам итте.

    е.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: