Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район Советында 2015 -2017 елларга бюджет каралды

    Бүген район Советының утырышлар залында бюджет, салым, инвестицияләр һәм кәсбәчелек буенча даими комиссия утырышы узды.

    Утырышта ике сорау каралды. Ютазы муниципаль районының 2015-2017 елларга социаль-экономик торышына фаразлар белән район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сөйләгән булса, Ютазы муниципаль районының 2015 елга һәм 2016-2017 елларына бюджет турында финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәмәтов чыгыш ясады. Ике сорау да тиздән узачак район Советы утырышына чыгарылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: