Район укучылары арасында "Янгынга каршы куркынычсызлык" конкурсы үткәрелде.
Конкурс мәгариф учреждениеләрендә, түгәрәкләрдә һәм башка балалар берләшмәләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм янгын-техник һәм янгын-кулланма белемнәрне пропагандалау буенча эшне активлаштыру максатында үткәрелде. Алты-ун яшьлек укучылар арасында "Художество-тасвирлау сәнгате" номинациясендә Ютазы мәктәбе укучысы Эльзара Сәгъдиева җиңү яулады, 11-14 яшьлек укучылар арасында Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Милена Насыйрова беренче урынга чыкты, 15-18 яшьлек укучылар арасында Каразирек мәктәбе укучысы Илнара Мөхәммәдиева иң остасы булды. Унбер-ундүрт яшьлек укучылар арасында "Декоратив-кулланма иҗат" номинациясендә Урыссудагы 4 санлы мәктәп укучысы Гөлназ Хәмидуллина җиңде. "Иҗатның техник төрләре" номинациясендә Бәйрәкә мәктәбе 11-14 яшьлек укучыларының коллектив эше иң яхшы дип табылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз