Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район ветераннары хезмәт коллективлары белән очрашуларны көтә

    Халыкара өлкәннәр көне якынлаша. Өлкән яшьтәгеләр, район предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә озак еллар хезмәт куйган ветераннар буларак, хезмәт коллективлары ягыннан игътибар көтә.

    Ветераннар яшьлек хатирәләре белән яши һәм алар еш кына үзләрен ялгыз калган кебек хис итә, аларга игътибар, аралашу җитми. Өлкән яшьтәгеләр көне - ул балаларга, оныкларга һәм оныкчыкларга олы яшьтәге әти-әниең, әби-бабаларың алдында җаваплылык булуны искә төшерү. Шуңа күрә алар янында булу, хәл-әхвәлләрен сораштыру, бәйрәм өстәле әзерләү һәм үткәннәр хатирәләрен тыңлау мөһим.

    Быел оешмаларда, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә ветеран оешмалары рәисләре эшчәнлегенең биш еллык чоры турында чыгышларны тыңлау һәм аларның хәзергеләрен кадырыргамы, яки яңаларын сайларгамы икәнне хәл итү зарур. Хәер, биредә, рәисләрнең бушка эшләве сәбәпле, нинди дә булса тәнкыйть сүзләре урынсыз булыр. Традицион рәвештә, предприятиеләр ветераннары белән очрашулар җитәкчеләрнең, профсоюз лидерларының турыдан-туры катнашуында үтә. Ветераннарны һәрвакыт аларның элекке коллективларының ничек яшәве, предприятиенең уңышлары кызыксындыра. Предприятиеләрдә ветераннар өчен концерт программалары, сый-нигъмәтле чәй өстәлләре әзерләнсен, ягъни өлкәннәр бер-берсе белән аралаша алсын өчен мөмкинлекләр тудырылсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: