Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район ЮХИДИе 2014 елның юл-транспорт вакыйгалары турында хәбәр итә

    Руль артына исерек хәлдә утыру юл-транспорт вакыйгаларына китергән сәбәпләрнең берсе. Мондый очраклар гәепле кеше өчен дә, аның корбаннары өчен дә бик еш кире кайтарып алгысыз нәтиҗәләр белән тәмамлана.

    2013 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодекска тагын да кырыс үзгәрешләр кертү генә исерек килеш транспорт белән идарә итергә яратучы бөтен кешене дә "акылга" утырта алмавы бик кызганыч. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында ЮХИДИның Ютазы бүлеге хезмәткәрләре транспорт чарасы белән алькоголь яисә наркотик исереклегедә, исерек булып та, медицина тикшерүе узудан баш тарткан 91 шоферны тоткарлады. Өч кеше авария кылганнан соң алькогольле эчемлек кулланса да, мондый очрак та машина белән исерек хәлдә идарә итүгә тиңләштерелә.

    Өч шофер исерек хәлдә руль артына утырган өчен ике тапкыр җәза алды, димәк алар йөртү хокукларын тергезгән вакыттан соң бер ел да үтмәгән була. Мондый гамәл өчен правадан өч елга мәхрүм итү һәм 50 мең сум күләмендә штраф салу төрендә җәза карала. Транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләрнең шактыен 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча Эчкеэшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе статистикасына күз салсак, 2013 елда кылынган бөтен "исерек" аварияләрнең 45 проценты яшь шоферлар намусында.

    Исерек шоферларны җәзага тартуны тагын да кырысландырып, закончалыкка кертелгән төзәтмәләр берьюлы транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүне һәм 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф салуны үз эченә алды. Шулай ук алкоголь яисә наркотик исереклеге йогынтысы астында руль артына утырган, медицина тикшерүеннән баш тарткан кеше машина белән идарә итү хокыкыннан ел ярымнан алыпике елга кадәр срокка мәхрүм ителә.

    Права булмый торып машина белән идарә иткәнгә 2013 елның 1 сентябренә кадәр 2,5 мең сум штраф янаган булса, хәзер бу сумма 15 меңгә җиткерелде. 2014 елның алты ае эчендә район территориясендә шушы тәртипне бозган 48 кеше ачыкланды. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырырга җөрьәт иткән 16 кеше тоткарланды. Элек бу маддәнең санкцияләре 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яисә 5 мең сум штраф белән чикләнгән булса, бүген исә штраф күләме 30 мең сум тәшкил итә, яисә бу кешегә 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну, яки йөздән алып ике йөз сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яный. Транспорт белән права булмый торып (яисә мәхрүм ителгән килеш), өстәвенә исерек хәлдә идарә иткәнгә дә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 30 мең сум штарф салу карала. Транспорт белән хокук булмыйча яисә аңардан мәхрүм ителгән килеш идарә иткән кешенең исерек булу-булмавына медицина тикшерүе узуын таләп иткән вазифаи затка буйсынмаган өчен дә шундый җәза карала. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында әлеге хокукны бозган 13 шофер 10 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды.

    Бөтен дөнья тәҗрибәсенә таянсак, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән, өстәвенә кеше корбаннарына китергән авария кылган кешеләргә карата галәм берләшмәсе социаль яклауның иң кырыс сараларын күрә. Алар - идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, зур күләмдәге штрафлар, төрмәгә утырту. Әгәр бу хәл тагын кабатлана икән, гаепленең автомобиле конфискацияләнә һәм ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Хокук бозуның дәрәҗәсенә карап, әйтик, Япониядә 5-8 мең доллардан алып 5 елга кадәр төрмәгә ябу җәзасы бирелә, Франция белән Америкада штраф салудан алып автомобильне конфискацияләү, Германиядә штрафтан башлап мәҗбүриле психиатрия тикшеренүе каралса, соңгы илдә кабаттан тәртип бозылса, җинаять җаваплылыгы билгеләнә. Кытайда исә исерек шофер гаебе белән кылынган авариядә кеше үлә икән, ул атып үтерелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: