Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район үзәгендә Ленин урамы һәм Үзәк тыкрыгы буенча тротуарлар төзелеше бара

    Урыссу бистәсенең Ленин урамы һәм Үзәк тыкрыгы буенча тротуарлар төзелеше бара.

    Әле күптән түгел генә Урыссуда җәяүлеләр юлларын юл кырыйлары алмаштырды, ә бүген район җитәкчелеге тротуарлар салу мөмкинлеге эзли. Автомобильләр хәрәкәте интенсив булган юлларга басым ясала. Быел җәй, әйтик, тротуарларны элекке агач эшкәртү комбинаты территориясе янында - Тукай һәм Урыссу урамнарында, "Дева" кибете артында - Муса Җәлил һәм Куйбышев урамнары буйлап салу планлаштырыла. Моннан тыш, дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше бүлегендә, агымдагы ел планнарында - авыл җирлекләренең юл-урам челтәрләре торышын норматив хәлгә китерү. Әйтик, юлларны ком-чуерташ катнашмасы белән Акбаш, Бәйрәкә, Бәйрәкәтамак, Подгорный, Акъюл, Екатериновка, Кәрәкәшле, Салкын Чишмә, Иске Каразирек, Кече Урыссу, Байлар, Ютазы, Ык һәм Әбсәләм авылларында төзекләндерү күздә тотыла. Эшнең әлеге төрен Урыссу бистәсендә башкару да алга куелган: ком-чуерташ катнашмасы Пушкин һәм Урыссу урамнары арасындагы юлга, шулай ук Фәнис Кәримов урамына салу күздә тотыла.

    - Мин Шамкин урамындагы күп фатирлы йортларның берсендә яшим, - ди бер яшь хатын. - Минем кечкенә сабыем бар, шуңа күрә кибеткә дә, баланы саф һавада йөртергә дә балалар арбасы белән чыгам. Хәзер инде автомобильдә җилдерергә яратучыларга юл биреп, транспорт юлында маневрлар ясарга туры килмәс. Мондый брусчатка түшәлгән урамнан йөрү үзе бер рәхәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: