Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район үзәгенең Солнечный микрорайонында һәм Кәрәкәшле авылында тиздән спорт мәйданчыклары эшли башлыячак

    Район үзәгенең Солнечный микрорайонында һәм Кәрәкәшле авылында универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше тәмамланып килә.

    Ул үз эченә мини-футбол, баскетбол, волейбол, тренажер мәйданчыкларын алган. Торак пунктларда спорт мәйданчыклары тергезүгә нигезләнгән Республика программасы буенча эш якын киләчәктә Урыссуның 3 санлы мәктәбе, Ютазы һәм Димтамак авыллары территориясендә башланачак, дип белдерделәр районның яшьләр эше буенча, спорт һәм туризм бүлегендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: