Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда Балалар Думасы вәкилләре алышынды

    Күптән түгел Балалар район думасының составы алмашынды.

    Быел мәктәпне тәмамлаган I чакырылыш думасы вәкилләре үз вәкаләтләрен яңа составка тапшырды. Чарада катнашкан Рөстәм Нуриев аларга югары уку йортларын тәмамлап районга кайтуларын һәм аның икътисадының һәм иҗтимагый тормышының платформасына әверелүләрен, төбәгебез үсешенә өстәмә импульс бирүчеләр булуларын теләде. Уңайлы яшәү өчен Урыссуда барлык шартлар да тудырылган. Балалар думасы эше белән балалар иҗаты үзәге директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Раушания Гәрәева җитәкчелек итә, думаны ул укучылар үзидарәсенең төп органы буларак характерлап, аның төп бурычы - иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлектә үсмерләрнең үз сәләтләрен күрсәтергә тырышулары булуын билгеләп үтте. Балалар район думасы, аның сүзләре буенча, район хакимияте, мәгариф бүлеге һәм балалар иҗаты үзәге арасында бәйләүче буын, ә аның депутатлары - чараларны оештырганда актив катнашучылар һәм төп ярдәмчеләр булып тора. Балалар думасы - ул районда, төбәктә, республикада һәм хәтта илдә дә булачак җитәкчеләр әзерләүче мәктәп.

    Утырышта катнашучылар шулай ук Ютазы районы Балалар думасы эшчәнлеге турында фильм карадылар. Аның спикеры Владлена Минһаҗева хушлашканда үзеннән соң эшләүчеләргә иҗат итүләрен һәм район тарихында үз эзләрен калдыруларын теләде. Чара ахырында I чакырылыш депутатлары бүләкләнде һәм II чакырылыш депутатлары белән танышу узды.

    Ә инде чәршәмбе көнне, балалар иҗаты үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Балалар район думасының яңа составы балалар паркында "Наркотиклардан башка тормыш" акциясен уздырды. Аның барышында депутатлар наркотиклар зыяны турында сөйләде, буклетлар таратты һәм флешмоб үткәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: