Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда бара торган эшләрдә оперативлык җитми

Район хезмәтләре белән узган атналык киңәшмәдә район башлыгы

Рөстәм Нуриев менә шулай дип белдерде.

Ул районда башланган төзелеш эшләренә җитди якын килүне һәм салым түләүдә бурычлы затларга карата чаралар күрүне тагын да катгый контрольгә алуны таләп итте.

Рөстәм Мидхәт улы кырларга чыккан механизаторлар эшеннән канәгать булуын ассызыклады. Ул авыл эшчәннәренең чәчү кампаниясенә чагыштырмача яхшы хәзерлек белән якын килүен хәбәр итте. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә иртә культураларны чәчү планда  каралган мәйданнарның 40 процентыннан артыгында башкарылган.

Планерка күңелле миссия белән тәмамланды. Россия янгын сагының 370 еллыгы уңаеннан янгын часте Фәнил Нуриәхмәтов ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе медале белән бүләкләнде. Ютазы районы финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова 50 яшьлек юбилее хөрмәтенә район башлыгының мактау грамотасы белән билгеләнде.

Ильмира ГАЛИЕВА  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев