Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда исерек килеш транспорт белән идарә иткәннәр белән көрәш алып барыла

    Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү тыюлуга карамастан, бу хокукны бозган кешеләрнең гамәлләре авыр нәтиҗәләргә дучар итүче аварияләр кылу белән тәмамлануы бик ихтимал.

    Узган ел эчендә район территориясендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән 151 кеше ачыкланды, шуларның алтысы - наркотик исереклегендә иде. Биш кешенең гомерен өзгән, 26 кешене имгәткән 21 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Әлеге аварияләрнең өчесе исерек шоферлар аркасында килеп чыкты.

    Вазифаи шәхес юл-транспорт вакыйгасы кылган кешенең исерек булу-булмавын ачыклаганчы яисә аны бу тикшерүдән азат иткәнче алкоголь, наркотик яисә психотроп матдә куллануны тыючы Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган шофер, 30 мең сум штраф салынып, транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителә. Исерек хәлдә руль артына утырган бәндәләр үзләре генә түгел, аларның гаиләләре, якыннары да зыян күрә. Транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителеп, эшсез һәм керемсез калуларын алар суд бинасында гына аңлыйлар. Шуңа күрә исерек хәлдә машина белән идарә итүгә алынганчы, тагын бер кат аның нәтиҗәләре турында уйланыгыз!

    Кайбер гражданнар, "дусларыннан" яисә Интернеттан өйрәнгән - озакка сузылган авыру, яшәү урынында пәйда булмау, повестка алырга теләмәү, "кирәкле" шаһитларны табу кебек төрле ысулларны кулланып, җаваплылыктан качмакчы булалар. Мондый шоферларның, гадәттә, ир-егетләрнең намуссызлыгына, кыюсызлыгына шаккатасы гына кала. Үзләре кылган гамәлне танымаулары һәм аның өчен җәза алудан куркулары бик кызганыч. Шуны да әйтергә кирәк, руль артына исерек килеш утыру белән бәйле административ хокук бозуларга карата суд катгый карар чыгаруны кулай таба, өстәвенә, мондый эшләрне тикшерү срогы ике айдан бер елга кадәр озынайтылды. Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кызларыбызның да елдан-ел артуын әйтмичә ярамый.

    Бүгенге заман шартларында исерек хәлдә руль артына утыруның шофер һәм аның янәшәсендә булган кешеләр өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә закон кысаларында катнашучы башка гражданнар өчен дә куркыныч булуын барлык кешеләрнең дә аңлап җиткермәве бик аяныч. Без барыбыз да законнарны үтәгән, бер-беребезне хөрмәт иткән һәм аңлаган очракта гына юлда хәрәкәт итү имин тәмамлана ала. Бер-берегезне саклагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: