Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда “Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир” операциясе үткәрелә

    Җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү максатында 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр "Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир" профилактик операциясе үткәрелә.

    Ведомстводан тыш сак бүлегендә билгеләп үтүләренчә, объектларга "объектка экстрен рәвештә полиция чакырту кнопкасы куелган" аншлаглары урнаштыру яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Операция барышында полиция хезмәткәрләре гражданнарның фатирларына кереп йөриячәк, аерым игътибар җинаять кылу урыннарына, корал хуҗалары фатирларының ныгытылганлыгына юнәлтеләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: